+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
28 октябрь 2019, 16:43

Яңа сәхнә – яңа грандиоз чаралар өчен!

Күп кенә федоровкалылар Федоровка авылында район мәдәният йорты каршында җыелган зур, яңа, артистларга туры сәхнәгә керү мөмкинлеген бирүче гардероб бүлмәле, ян-якларында колонкалар өчен аерым биналы сәхнәне күрде инде – анда Республика Көненә багышланган чаралар узды.

Тик, район мәдәният бүлеге начальнигы Б.Н. Сираҗетдинов сөйләвенчә, сәхнә әле тулысынча җыелмаган икән. Шушы көннәрдә өстәмә элементларын кайтарачаклар һәм тулы комплектта сәхнә тагы да зуррак – аванс-сәхнәле булачак.
Сәхнәне аукционда җиңгән Түбәнге Новгород компаниясе ясаган. Аның хакы – 1,5 млн сумга якын, шуларның 887 мең сумын Бөтендөнья Фольклориада-2020гә әзерлек кысаларында БР Мәдәният министрлыгы бүлгән. Ә инде чынлап та зур, сыйфатлы сәхнә мәйданы сатып алыр өчен урындагы бюджеттан 600 меңгә якын акча өстәгәннәр. Шулай ук яңа тирмә һәм ике тирмәгә яңа кием сатып алганнар. Хәзер мәдәният бүлеге карамагында өч чагу тирмә бар!
Сәхнә җыелмалы, мобиль. Киләчәктә аны Сабантуйларда, ачык һавада үткәрелүче бәйрәмнәрдә һәм, әлбәттә, күп кенә чит ил кунакларының килүе, районыбызның гына түгел, илебезнең алдынгы коллективларының чыгышы көтелгән 2020 елгы Бөтендөнья Фольклориадасына багышланган чараларда файдалану планлаштырыла!
Читайте нас: