+18 °С
Ясно
Район яңалыклары
29 Октября 2019, 13:39

Яңа асфальт – бик шәп

Федоровка авылының Мәктәп урамына асфальт салдылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген, 29 октябрьдә, Федоровка районы Федоровка авылының Мәктәп урамында эш кайнады – “Башкиравтодор” җәмгыяте эшчеләре асфальт салды. Бу – урам халкы өчен шатлыклы вакыйга, чөнки бассейнны төзегәндә зур йөк машиналары юлны бозып бетергән иде, җәяүлеләргә дә, водительләргә дә урау юлдан йөрергә туры килде. Хәзер 125 метр озынлыҡтагы юл тулысынча тергезелде.Тагы да бер яхшы вакыйга – кичә шулай ук Федоровка авылының Бакча микрорайонында урнашкан Спорт урамында да 290 метр озынлыктагы юлга асфальт түшәделәр.
Читайте нас