+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
30 октябрь 2019, 17:22

Җыештырып торган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә таза булыр

Ял көннәрендә, 26 һәм 27 октябрьдә, Федоровка районы Батыр авылы халкы бер дә ял итмәгән, изге эш белән шөгыльләнгән.

Ял көннәрендә, 26 һәм 27 октябрьдә, Федоровка районы Батыр авылы халкы бер дә ял итмәгән, изге эш белән шөгыльләнгән.Һәр мөселман күңеленең дә, тәненең дә, йортының да, әйләнә-тирәсенең дә чиста булырга тиешлеген хәтердә тотарга тиеш. Көръәндә иман китергән кешеләр Аллаһы Тәгаләнең илчесе – Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) белән очрашуга даими әзер булырга тиеш, дип әйтелә.Шуңа да батырлылар өмә ясап яшәгән урыннарын җыештыруны изге эш санап, бердәм, күтәренке кәеф белән мәчет территориясен тәртипкә китергән: коелган яфракларны җыйган, сукмакларны себергән, корыган агачларны кискән, махсус техника ярдәмендә чүпне түккән.Саф һавада, тату атмосферада эшләү, булдырылган чисталыкны күрү үзе үк авыл халкына шатлык бүләк иткән.
Читайте нас: