+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
5 ноябрь 2019, 14:03

Федоровка балалары ике көнлек тур белән Казанга барды

Федоровка 2нче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары көзге каникулларын файдалы үткәргән.

Федоровка 2нче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары көзге каникулларын файдалы үткәрде. Быел аларга төп дәүләт имтиханнарын тапшырырга кирәк булачак, шуңа да алар бу җаваплы вакыйга алдыннан яхшы итеп ял итте, көч туплады.Каникул вакытында алар Уфага “Киләчәккә билет” фестиваленә һәм ике көнлек тур белән Казанга барып кайтты. Анда алар “Регина” кунакханәсендә биш йолдызлы номерларда яшәде. Экскурсия вакытында Татарстан Республикасының истәлекле урыннары белән танышты, аквапаркка, океанариумга барды.Балалар күрше республикадан чагу һәм онытылмас хис-тойгылар белән кайтты.
Читайте нас: