+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
5 ноябрь 2019, 18:24

Йөрәкләребездә бердәмлек!

Динес авылының “Ләйсән” балалар бакчасында балаларны патриотлык, ватанга карата сөю рухында тәрбияләү өчен кулдан килгәннең барсын да эшлиләр. Халыклар бердәмлеге көне – кечкенәләр мотлак билгеләгән бәйрәмнәрнең берсе.

Динес авылының “Ләйсән” балалар бакчасында балаларны патриотлык, ватанга карата сөю рухында тәрбияләү өчен кулдан килгәннең барсын да эшлиләр. Халыклар бердәмлеге көне – кечкенәләр мотлак билгеләгән бәйрәмнәрнең берсе.Быел бу көнне кечкенә динеслеләр гадәти булмаганча үткәргәннәр. Алар алдан ук котлау сүзләре белән открыткалар ясаганнар. Ә 2019 елның 1 ноябрендә, балаларның, ата-аналарның, авыл халкының игътибарын шушы бәйрәмне билгеләүгә җәлеп итү максатында тәрбиячеләр балалар белән бергә “Йөрәкләребездә бердәмлек” акциясен үткәргән. Алар авыл урамнарына чыгып, үткенчеләргә, оешмалар эшчеләренә открыткаларын таратканнар. Открыткалардан һәм котлаулардан тыш, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авыл халкына күңелле елмаюлар һәм күтәренке кәеф бүләк иткән.
Читайте нас: