+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
7 ноябрь 2019, 16:02

Иртәдән бирле урамнарда техника гөрли

Бүген, 2019 елның 7 ноябрендә “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалы-Федоровка юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчеләре Федоровка авылының Дуслык микрорайонында эшкә тотынды.

Бүген, 2019 елның 7 ноябрендә “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалы-Федоровка юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчеләре Федоровка авылының Дуслык микрорайонында эшкә тотынды. Микрорайонның берничә урамында алар юл өслеген күтәртәләр, арытабан монда юлларны ком-вак таш катнашмасы белән каплаячаклар.Иртәдән бирле урамнарда техника гөрли: КамАЗлар күтәртү өчен материал ташый, грейдерлар аларны тигезли. Тик машиналар шаулавы халыкка бер дә камачауламый, алар, киресенчә, бу эшләргә бик шат – асфальт булмаса да, яхшы юл җәяүлеләргә дә, автомобиль водительләренә дә уңайлылык тәэмин итәчәк бит.
Читайте нас: