+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
8 ноябрь 2019, 16:50

Генерал формасын кинода гына түгел, чынлыкта күргәнегез бармы?

Ә менә балалар, Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районы буенча бүлекчәсенә экскурсиягә барырга ниятләсә, аны район полициясенең утырышлар залының музей почмагында күрә алачак.

Ә менә балалар, Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районы буенча бүлекчәсенә экскурсиягә барырга ниятләсә, аны район полициясенең утырышлар залының музей почмагында күрә алачак. Әйе, анда чын генерал формасы эленеп тора. Аны Федоровка районының Дедово авылында туып-үскән Башкорт АССРы Эчке эшләр министрлыгының элекке министры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рыленконың гаиләсе тапшырган. Владимир Данилович моны якыннарына үзе васыять итеп калдырган булган. Алар кече ватанын үлеп яраткан, һәрвакыт хәтерендә тоткан генералның соңгы теләген үтәгәннәр. Бүлекчәнең башка экспонатлары белән бергә, хәзер генерал бүләген дә монда иң кадерле ядкәр буларак саклыйлар. Шулай да монда килеп, аны күрергә теләүчеләргә кереп карарга рөхсәт итәләр. Ә мәктәп укучыларын һәм педагогларны бүлекчә җитәкчесе музейны күрергә махсус чакыра.
Читайте нас: