М.В. Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында чәчү өчен орлыкларга җидти игътибар бүләләр.“Орлык материалын алыштырырга, яңартырга тырышабыз, - ди Федоровка районының М.В. Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Фәйрүз Галиев. – Начар орлык белән яхшы уңышка ирешеп булмый ул. Шулай, бодай орлыгын тулысынча элиталы орлыкка алыштырдык”.2018 елның көзендә яңа, республикада да сирәк очраган “Скипетр” сортлы уҗым бодае чәчкән булганнар, ә язын чәчү алдыннан “Архат” сортлы орлык сатып алганнар. Ярыйсы уңыш алып, хәзер киләсе елга орлыклык та, хуҗалык мәнфәгатьләре өчен дә җитәрлек запас әзерләгәннәр, алырга теләүчеләр өчен сатарга да мөмкиннәр.