+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
11 ноябрь 2019, 15:56

Барыгыз да кино карарга!

Иртәгә, 12 ноябрьдә, Федоровка районы Федоровка авылының “Орбита” кинозалында “Сеңелкәш” фильмын күрсәтәчәкләр.

Иртәгә, 12 ноябрьдә, Федоровка районы Федоровка авылының “Орбита” кинозалында “Сеңелкәш” фильмын күрсәтәчәкләр.

Фильмны билгеле башкорт язучысы һәм драматургы Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” хәрби повесте буенча Санкт-Петербургтан кино һәм театр актеры һәм режиссеры Александр Галибин төшергән. Сюжет күңелләргә үтеп керерлек. Аның геройларын кызганудан күз яшьләрен тыярлык түгел.

“Сеңелкәш” фильмы Башкортстанның иң матур җирләренең берсендә - Уфадан 180 чакрым ераклыкта урнашкан Белорет районының Инзер елгасы буендагы Яңа Хәсән авылында төшерелгән.

Фильмда авыр Бөек Ватан сугышы елларында кечкенә кызчыкны кайгыртып яшәүче малай турында сүз бара. Җәмил зур булмаган башкорт авылында яши, тик фотолар һәм хатлар буенча гына белгән әтисенең фронттан кайтуын түземсезләнеп көтә. Бервакыт әнисе ерак шәһәрдән Оксана исемле кызны ияртеп кайта...

Калганын сөйләп бетмибез – кызыгы калмас, кино карарга килгәч, барсын да үз күзегез белән күрерсез. Теләгәннәр фильмны зур экранда яхшы сыйфатта 13.00, 15.00, 17.00, 19.00, 21.00 сәгатьләрдә карый алачак.
Читайте нас: