Федоровка районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында хезмәт салучы фидакарьләрне тәбрикләделәр
Федоровка районында аграр тармак хезмәткәрләре бәйрәме һәрвакыттагыча югары әзерлек һәм киң колач белән оештырылды. Бу аңлашыла да. Һава шартларының быел никадәр катлаулы килүенә карамастан, тармак уңганнары барлык өлкәләрдә дә эшчәнлек күрсәткечләрен яхшыртып, 2018 ел белән чагыштырганда, байтакка күбрәк бөртеклеләр уңышы җыеп алуга ирешкән. Федоровка төбәгендә аграр тармакның нәтиҗәле үсешүен район алдынгыларын тәбрикләргә килгән республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Оксана Шафранова да, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Валерий Шәрипов та, башка мәртәбәле кунаклар да чыгышларында кат-кат телгә алды. Ә инде тармактагы төп эшчәнлек күрсәткечләре һәм стратегик бурыч-максатлар турында Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов җиткерде.
Аның чыгышында билгеләнүенчә, 10 айда районда җәмгысы 2 миллиард 815 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата 100,55 процент тәшкил итә. Аерым алганда, быел Федоровка районы басуларыннан былтыргыдан шактый күбрәк күләмдә — 92,5 мең тонна ашлык үстереп алынган. Уртача гектар куәте 20 центнер тәшкил иткән. Шикәр чөгендере уңышы — 76,9 мең тоннага, көнбагыш уңышы 20,8 мең тоннага җиткән. Бу культуралар буенча уртача гектар төшеме 350 центнер һәм 13,6 центнер булган. Венер Насретдинов әлеге юнәлештә аеруча Фрунзе исемендәге хуҗалыкның, “Линар”, “Маяк”, “Нива”, “Искра”, “Азат” җәмгыятьләренең нәтиҗәле эшчәнлеген сызык өстенә алды.
Әйтергә кирәк, терлекчелек тармагы үсешендә дә югарыда телгә алынган хуҗалыклар әйдәүче рольне уйный. Октябрь ахырына районда мөгезле эре терлекләр саны 22538 баш, шул исәптән савым сыерлары 9221 баш тәшкил иткән. “Азат” җәмгыятендә һәм “Үзәк” МТСында аларның санын берникадәр арттыруга ирешкәннәр. Шушы чорда районда 28678 тонна сөт җитештерелеп, бер сыердан уртача савым күрсәткече 4035 килограммнан арткан. 6253 тонна ит җитештерелгән. Бу уңайдан район хакимияте башлыгы аеруча “Линар”, “Азат” җәмгыятьләре, Фрунзе исемендәге хуҗалык һәм “Үзәк” МТСында булган алдынгы тәҗрибәне үрнәк итеп куйды.
Әйткәндәй, авыл хуҗалыгы елы йомгаклары буенча тармак предприятиеләре арасындагы ярышта җиңүче урыннарны да, нигездә, шушы хуҗалыклар бүлеште. Аерым алганда, үсемлекчелектәге эшчәнлек нәтиҗәләре буенча беренче урын Фрунзе исемендәге хуҗалыкка тапшырылды. “Нива” һәм “Линар” җәмгыятьләре икенче-өченче урыннарны бүлеште. Терлекчелек тармагында җиңүче урынга быел “Линар” җәмгыяте күтәрелде. Икенче-өченче урыннар — районның шулай ук йөзек кашы булган “Азат” һәм Фрунзе исемендәге хуҗалыкларында. Аларның җитәкчеләренә тантаналы шартларда дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Гомумән, бу көнне тармакның тантаналы җыелышка чакырылган бер генә хезмәткәре дә, ә алар район Мәдәният сараеның олы залын тутырган иде, бүләксез, хөрмәтләүләрсез калмады. Тармак ветераннары да, яшь белгечләр дә, терлекчеләр, игенчеләр, шоферлар, комбайнчы-тракторчылар, кыскасы — эшкә фидакарь караган һәркем сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Аларга Дәүләт җыелышы-Корылтайның, Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Федоровка районы хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Һөнәри бәйге җиңүчеләре исә “Иң яхшы комбайнчы”, “Иң яхшы терлекче”, “Иң яхшы агроном” һәм башка күпсанлы шундый номинацияләрдә билгеләнде. Әйткәндәй, бу көнне хуҗалыклар арасындагы бәйгедә җиңгән Фрунзе исемендәге хуҗалыктан гына да бер дистә хезмәткәргә төрле номинацияләр буенча җиңүче алтасмасы тагылды. Бу — табигый дә, чөнки әйдәп баручы көчле җитәкчелек, төпле белгечләр генә хуҗалыкны шушы рәвешле елның-елында җиңүче пьедесталына күтәрә ала. Бу уңайдан Фрунзе хуҗалыгындагы алдынгы эшчәнлек тәҗрибәсе хакында киләсе саннарның берсендә укырсыз.
Әйткәндәй, быел Федоровка районы аграрийларының уңышлары республикада гына түгел ил күләмендә дә танылган. Мәскәүдә үтүче “Алтын көз” Бөтенрусия күргәзмәсеннән Федоровка районы быел өч медаль белән кайткан. “Агробазис” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм Федоровка мәгълүмат-консультация үзәге алтын медальгә лаек булса, “Нива” җәмгыяте көмеш медаль белән бүләкләнгән.
Бер үк вакытта тантаналы җыелышта уңышлар гына барлап калынмады, тармак алдында яңа стратегик бурычлар да куелды. Әйтик, ун айда район хуҗалыклары шул исәптән 54 миллион сумлык дәүләт ярдәме исәбенә, җәмгысы 102 миллион сумлык 58 берәмлек яңа техника һәм корылма алган. Район хакимияте башлыгы Венер Насретдинов алга таба да эшне шушы югарылыкта алып бару һәм техник паркны яңартуны дәвам итү бурычын куйды.
— Иң өстенлекле бурыч исә — тармакта эшчәнлек нәтиҗәлелеген арытаба күтәрү, шул рәвешле авыл халкының керемнәрен арттыру. Илне икмәкле итүчеләр җитеш, имин тормышта яшәргә тиеш, — диде Венер
Тантаналы җыелыш Федоровка төбәгенең күпмилләтлелеген чагылдыручы милли моңнар, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан җанлы аралашу бәйрәм хөрмәтенә әзерләнгән мул табын артында дәвам итте.