+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 ноябрь 2019, 17:29

Һөнәрләре хәвефле дә, авыр да

Җәмәгать хәвефсезлеген саклау – полиция участок уполномоченныйларының төп бурычы.

7нче полиция участок пункты зонасына Бала Чытырман, Разин, Пугачев авыл советлары керә. Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районы буенча бүлекчәсенең өлкән участок уполномоченные полиция майоры Рәхимгулов Заһир әлеге вакытта отпускта, ә полиция участок уполномоченныйлары – полиция майоры Седайкин Михаил һәм полиция капитаны Хәйбуллин Рафил үзләренә ышанып тапшырылган административ участокларда җәмәгать тәртибен саклый.
Алар компетенциясенә төрле мәсьәләләр: гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау, кылынган җинаятьләрне ачыклау буенча эш һәм башкалар керә. 7нче участок пункты хезмәткәрләре халык мөрәҗәгатьләрен дә тикшерергә, килеп чыккан проблемаларны тиз хәл итәргә тырыша.
Көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – имин булмаган гаиләләр белән эшләү. Бу хәлне контрольдә тоту өчен эчке эшләр органнары хезмәткәрләре авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре белән берлектә исәптә торган гаиләләргә йөри, профилактик әңгәмәләр алып бара, мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балаларның җинаятьчелеген искәртүгә басым ясый.
Читайте нас: