+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
15 ноябрь 2019, 17:51

Саулыкны сайлап, тормышны сайлыйлар

Көз башында редакциябыз “Тормыш, мин сине сайлыйм!” исеме астында наркотикларга каршы иң яхшы әсәргә конкурс игълан иткән иде.

Көз башында редакциябыз “Тормыш, мин сине сайлыйм!” исеме астында наркотикларга каршы иң яхшы әсәргә конкурс игълан иткән иде. Редакциягә тик өч кенә эш килсә дә, авторлар арасында өлкән буыннан да, яшьләрдән дә вәкилләр, мәктәп укучысы да булды.Шулай, Федоровка 2нче мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Аня Зайцева үз хикәясендә көн саен күршеләрендәге исерек ирне күрүдән гарык булуын, аның тормышка бернинди дә кызыксынуы калмавын бәян иткән. Рүзилә Ямансарина ата-ана булуның, кемгәдер кирәкле булуның, сәламәт, ә шунлыктан – бик бәхетле булуның нинди шатлык икәнлеген сөйләгән. Конкурсның иң өлкән катнашучысы буларак, Әнвәр Кинҗәбаев өлкән буын кешеләренең һәм яшьләрнең тормышын чагыштырган, кешеләрнең ни өчен күбрәк эчә, наркотиклар куллана башлавына җаваплар эзләгән, моны ул халыкның диннән, ата-бабаларыбызның юлыннан ераклашуына бәйләгән.Барлык эшләр дә гәзитебез битләрендә бастырылды. Ә авторлар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Читайте нас: