+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
21 ноябрь 2019, 15:45

Фрунзе үрнәк күрсәтә!

Авыл хуҗалыгы елы йомгаклары буенча Федоровка районында әйдәүче хуҗалык үсемлекчелектә — беренче, терлекчелектә өченче булды

Агымдагы авыл хуҗалыгы елы нәтиҗәләре буенча Фрунзе исемендәге кооперативтан берьюлы ун белгеч һәм хезмәткәрнең үз өлкәләрендә Федоровка районында “Иң яхшылар” пьедесталына күтәрелүе турында үткән саннарның берсендә язган идек инде. Атап әйткәндә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район мәдәният сараенда үткән тантанада Фрунзе исемендәге хуҗалыктан Рәсил Сәйфуллин 2019 ел нәтиҗәләре буенча районда “Иң яхшы механизатор”, Флүз Сабитов — “Иң яхшы комбайнчы”, инженер Илнур Кантимеров — “Иң яхшы ремонт-техника хезмәткәре”, Владимир Данилов — “Иң яхшы терлекче”, Ринат Сәйфуллин — “Иң яхшы агроном”, Гөлнур Майнурова — “Иң яхшы бухгалтер”, Ринат Кантимеров — “Иң яхшы ферма мөдире” дип табылдылар. Идрис Әдеһәмовның тармак үсешенә керткән фидакарь хезмәте Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән билгеләнде. Дәртләнеп хезмәт салучы яшь белгечләр Ринат Галиевка һәм Алексей Русаковка район хакимиятенең Яшь белгеч дипломы тапшырылды. Ә хуҗалык үзе исә тармак предприятие-оешмалары арасында үткәрелгән ярышта ел йомгаклары буенча үсемлекчелек өлкәсендә беренче баскычка күтәрелсә, терлекчелектәге күрсәткечләре буенча өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шул рәвешле Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиевка дипломнар һәм мәртәбәле бүләкләрне алу өчен сәхнә түренә берничә тапкыр күтәрелергә туры килде.
Аңлашыла, шушы кадәр зур хезмәт һәм ихтирам очраклы гына күрсәтелмәде бу көнне әлеге хезмәт коллективына. Фрунзе исемендәге кооперативның еллык эш йомгаклары белән таныштырганда без моңарда янә бер тапкыр инандык.
Кооператив җитәкчесе Фәйрүз Галиев белдерүенчә, быел хуҗалык басуларыннан җәмгысы 61000 центнер ашлык үстереп алынган. Елның никадәр катлаулы килүенә карамастан, һәр гектардан 20 центнер уңыш алуга ирешкәннәр. Арпа исә, гомумән, 26 центнерлы уңыш белән сөендергән. Әлбәттә, үсемлекләр чыкканда — салкын, урак вакытында яңгырлы елда мондый мул уңыш тик торганнан гына алынмаган, билгеле. Барлык агротехник таләпләрне дә төгәл үтәү, җирне тиешенчә ашлау, тулысынча элиталы орлык чәчү, һәм, әлбәттә, югары хезмәт тәртибе, һәркемнең үз урынында эшне күңел салып, җиренә җиткереп башкаруы шундый югары уңышка ирешү мөмкинлеге биргән. Бу җәһәттән Фәйрүз Заһретдин улы аеруча иртә яздан кара көзгә кадәр үсемлекчелектә фидакарь хезмәт салучы басу уңганнары Флүз Сабитов, Риф Кантимеров, Андрей Егоров, Алик Кантимеров, Рәсим Сәйфуллин, Михаил Фадеев, Алексей Русаков, водительләр Муса Сабитов, Флүз Галиев, Наил Кантимеров, Җәлил Хәбибуллин, Илдус Фәйзуллин, Наил Морозов һәм башкаларны зур хөрмәт һәм ихтирам белән телгә алды.
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтү урынлы булыр: фрунзелылар уңышны үстерү генә түгел, аны вакытында югалтуларсыз җыеп алу һәм әрәм-шәрәм итми саклау буенча да тиешле хәстәрлек күрә. Әйтик, быел гына хуҗалыкта Т-150 һәм МТЗ-82 тракторлары сатып алынган. Тиздән исә кооперативка чәчү комплексы белән К-704 тракторы да кайтачак. Гомумән, Фәйрүз Галиев җитәкчелегендәге Фрунзе исемендәге кооперативта ел саен берничә берәмлек яңа техника сатып алу, шул рәвешле техник паркны даими яңартып тору яхшы гадәткә кергән. Кыскасы, монда чәчкечләр дә, ургычлар да, киптергечләр дә бар да яңа, бар да төзек. Болардан тыш, хуҗалыкта ашлык саклагыч складлар да елдан-елга арта бара. Хәстәрлекле хуҗа башлангычы белән быел да бер яңа амбар төзеп куйганнар. Аның каравы, тиешенчә киптерелгән ашлык корыда саклана һәм язын югары хакка сатылып, хуҗалык казнасын тулыландыра.
Соңгы елларда барлык терлекчелек биналарын да нигездән төзекләндергән хуҗалыкта әлеге тармак та нәтиҗәле үсешә. Җәмгысы 1500 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 500ен савым сыерлары тәшкил итә. Бу җәһәттән көн саен 3500 литр сөт савып алына. Әлеге эштә аеруча алдынгы савучылар Татьяна Манзурова, Лариса Никифорова, Раушания Кантимерова, терлекчеләр Владимир Данилов, Фәрит Фәйзуллин һәм Илшат Әдеһәмов зур фидакарьлек күрсәтә. Соңгы бер елда төп өстенлекле юнәлешкә әверелеп баручы ит терлекчелегендә исә хуҗалык җитәкчесе Кадыйр Хамматов, Наил Кантимеров, Ренат Әбелхәеров һәм Владимир Катковның нәтиҗәле эшчәнлеген мактап телгә алды. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә хуҗалыкта ел башыннан уртача тәүлеклек артым 860 грамма җиткән. Шул рәвешле Фрунзе исемендәге кооператив “АгроСакмара Башкирия” җәмгыяте өчен дә төп партнерларның берсенә әверелеп бара. Биредә симеретелгән үгезләрне җәмгыять һәрвакыт зур теләк белән сатып ала. Һәм хуҗалыкта быел һәр терлеккә 36 килограмм шартлы азык берәмлеге әзерләнүен исәпкә алганда, терлекчелектәге күрсәткечләрнең тагын да артуын, хезмәттәшлек офыкларынының киңәюен көтәргә кирәк.
Бер сүз белән, Фрунзе исемендәге хуҗалыкта булганда әлеге хезмәт коллектив өчен дә, республиканың гомум аграр тармагы өчен дә зур горурлык хисе кичердек без. Аграр тармакның йөзен шушындый көчле хуҗалыклар билгели икән, димәк, ул дөрес юлда һәм Фрунзе кооперативындагыдай алдынгы эш тәҗрибәсен бөтен республика күләмендә тарату, шундыйларга йөз тоту зарур! Ә фрунзелыларга исә тагын да алгарак китүне, әйдәп баручы позициясен кулларында нык тотуны телик!
Илдар Фазлетдинов.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: