+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
28 ноябрь 2019, 12:09

Каз өчен биш мең сум алырга телисезме?

Бу сумманы район хакимияте башлыгы В. Насретдинов 30 ноябрьдә Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак «Терра-Гуссия» исемле масштаблы чарада иң эре каз түшкәсе хуҗасына бүләк итәчәк.

Бу сумманы район хакимияте башлыгы В. Насретдинов 30 ноябрьдә Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак «Терра-Гуссия» исемле масштаблы чарада иң эре каз түшкәсе хуҗасына бүләк итәчәк.
Бәйрәм бик бай булачак: безне театральләштерелгән концерт программасы, милли йолаларны күрсәтү; уеннар (каз ашказаннары ашау, кашыкка йомырка салып йөгерү, каз йөгерешләре, тизлеккә каурый каләм туплау һ.б.); конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү (алар алдан ук игълан ителгән иде): «Каз темасына иң яхшы балалар рәсеме», «Каз темасына каз сыны һәм эшләнмәләр ясау конкурсы», «Каз мамыгыннан иң матур мендәр тышы бәйгесе», «Купшы каз» конкурсы (тере казга иң матур кием кидерүчене бүләк көтә), «Каз ите һәм субпродуктлардан рецептлар конкурсы» һәм башка конкурслар көтә. Районның 48 эшкуары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылары катнашлыгында зур ярминкә булачак. Бу көнне теләүчеләр «Башкорт казы» җәмгыятенә мамык-каурый чималын 40 процентка кыйммётрёк хакка тапшыра алачак! Волонтёрлар чара вакытында лотерея билетларын таратачак, анда төп приз – туңдырылган каз түшкәсе уйнатылачак. Ләкин бу әле барысы да түгел, калганын сез гадәти булмаган бәйрәмдә күрә аласыз.
Башлана 10.00 сәгатьтә.
Читайте нас: