+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
3 февраль 2020, 18:35

Яңа һөнәр аласың киләме?

Мондый мөмкинлекне тормышын яхшы якка үзгәртергә теләүчеләр өчен Федоровка районы мәшгульлек хезмәте тәкъдим итә. Моны күңелеңә яткан эштән, бүген хезмәт базарында ихтыяҗ булган эштән башларга кирәк. Былтыр да яңа һөнәр алучылар булды.

Нинди дә булса сәбәпләр белән сезне элекке эшегез канәгатьләндерми икән, сез 2020 ел дәвамында парикмахер, повар, механизатор, эретеп ябыштыручы, каравылчы белгечлекләрен үзләштерә һәм “С” ,“Е”, “Д” категорияләре водительләренә кабаттан әзерлек үтә аласыз. Сайлау буенча конкурс откан якын-тирә шәһәрләрдәге уку йортларында укырга туры киләчәк.
Район мәшгульлек хезмәтендә шулай ук бала карау буенча декрет ялындагы хатын-кызларны сертификат буенча кабаттан укыту планлаштырылуын әйттеләр. 50+ категориясендәге кешеләргә дә мондый мөмкинлек бар. Моның өчен районның мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.
Читайте нас: