+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
5 февраль 2020, 16:25

Җәяүлеләр өчен тырышалар

Язын һава торышы тагы да көйсезләнә, диләр. Февральдә дә була икән табигать көйсезлеге. Моны Федоровка районы халкы яхшы белә.

Язын һава торышы тагы да көйсезләнә, диләр. Февральдә дә була икән табигать көйсезлеге. Моны Федоровка районы халкы яхшы белә.
Шушы көннәрдә көчле кар яуды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көн саен диярлек һава шартларының начараюы турында кисәтеп торды.
Менә шундый һава шартлары районның юл хезмәткәрләренә мәшәкатьне арттырды. Водительләр һәм аларның пассажирлары эш урыннарына, мәктәп һәм балалар бакчаларына вакытында барып җитә алсын өчен юлчылар һәр иртә юл тазарту өчен МТЗ тракторларын, ДЗ-122 грейдерларын, Т-150 бульдозерын һәм төягечләр чыгарды. Ә җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен тротуарларны Анатолий Талаев сыйфатлы итеп тазартты. Тәҗрибәле водитель юл ремонтлау-төзү идарәсендә 8 елдан артык хезмәт сала. Үз эшен ул намуслы башкара.
Менә бүген иртән дә Коммунистик урамы юллары төнлә яуган кардан тазартылуына игътибар иттем. Тротуарларны МТЗ-82 тракторында Анатолий Владимирович кардан чистарта иде. Берничә минут эчендә тап-такыр тротуар пәйдә булды. Мондый юлдан йөрүе дә уңайлы, күңелле дә.
Читайте нас: