-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
6 февраль 2020, 14:10

Күңелсез хәлләрне булдырмас өчен профилактик эш алып барыла

Балалар җинаятьчелеге дәрәҗәсе Русиядә генә түгел, ә бар дөньяда югары. Районыбызда кече яшьтәге Закон бозучылар саны мөмкин кадәр азрак булсын өчен профилактик эш алып барыла.

Балалар җинаятьчелеге дәрәҗәсе Русиядә генә түгел, ә бар дөньяда югары. Районыбызда кече яшьтәге Закон бозучылар саны мөмкин кадәр азрак булсын өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Фёдоровка районы бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы, полиция лейтенанты И. И. Дашкина МР балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, мәктәп һәм социаль педагоглар, опека һәм попечительлек органнары вәкилләре, психологлар, участок уполномоченныйлары һ.б. катнашлыгында профилактик эш алып бара.
Бүгенге көндә балигъ булмаганнар эшләре исәбендә 12 балигъ булмаган бала тора. Болар җинаятьтә яки администртатив хокук бозуда гаепләнә, әмма яше җитмәү сәбәпле җавап бирми, тик юридик җаваплылылыгы гына бар.
Балигъ булмаган баланың хокук бозуы яки җинаяте ачыкланган очракта, инспектор протокол төзи һәм тикшерү өчен балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә җибәрә. Бу орган үсмерне исәпкә кую турында мотивацияле карар чыгара. Полиция биргән материалларны тикшерү барышында үсмернең әти-әнисе, законлы вәкиле белән сөйләшелә. Әгәр полиция бүлеге начальнигы исәпкә кую карары белән килешсә, документлар исәп картасын төзү өчен комиссиягә тапшырыла. Шушы вакыттан үсмер белән актив, шәхси, профилактик эш үткәрелә башлый.
Читайте нас: