+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
10 февраль 2020, 18:35

Уңганлык һәм хәстәрлеклек ярдәм итә

Бу сүзләр ничек кенә яңгырамасын, әмма һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Соңгы вакытта һава торышы бик үзгәрүчән. Игенчеләргә килгәндә, монда көйсезләнеп торырга вакыт юк - сүз икмәк турында бара.

Бу сүзләр ничек кенә яңгырамасын, әмма һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Соңгы вакытта һава торышы бик үзгәрүчән. Игенчеләргә килгәндә, монда көйсезләнеп торырга вакыт юк - сүз икмәк турында бара.
Язгы басу эшләренә техниканы, җиһазларны, инвентарьларны хәзерләү кебек мөһим мәсьәләдә озын-озак уйлап торырга ярамый. Язның ничек киләсен беркем дә белми.
Ничек кенә булмасын, көзге кыр эшләре тәмамлану белән язгы басу эшләрен кайгырта башлаучы хуҗалыклар, фермерлар һәрвакыт ота. Алар арасында Федоровка районының М. В. Фрунзе исемендәге кооперативы, “Азат”, “Искра”,“Нива” җәмгыятьләре, Г. М. Рощупкин, И. Ш. Акчурин крестьян-фермер хуҗалыклары. Алар авыл хуҗалыгы машиналарының бер өлешен ремонтлаган да инде, ә бүгенге көндә кайбер тракторларның, автомобильләрнең кайбер өлешләрен ремонтлыйлар.
“Искра” җәмгыятенең үз акчаларына “Алтай” заманча иген киптергеч сатып алуы да шатлыклы.
Читайте нас: