+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 февраль 2020, 16:45

Халкыбыз белән горурланабыз!

Шушы көннәрдә Өчбүләк авылы китапханәсендә районның 85 еллык юбилеена багышланган матур чара узды.

Шушы көннәрдә Өчбүләк авылы китапханәсендә районның 85 еллык юбилеена багышланган матур чара узды. Бу бәйрәмдә авылның иң актив китап укучылары катнашты, дип әйтергә кирәк. Иң башта китапханәче Люция Кадыйрова авылдашларын Федоровка районы тарихы белән таныштырып үтте. Халык районга ничәнче елларда нигез салынуы, сугыш чорындагы авыллар тормышы, авыл эшчәннәре, язучы-якташлары турында кызыксынып тыңлады.
Аннары өчбүләклеләр Фәнил Гаффаров, Җәүдәт Исмәгыйлев, Гөлкәй Исмәгыйлева кебек районның танылган шагырьләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Әйткәндәй, ханымнарның районыбыз яшьтәшләре (1935елгы апа-абыйлар) турындагы чыгышлары да кызыклы һәм эчтәлекле булды.
Чарада катнашучылар игътибарына тагы да тематик папкалар тәкъдим ителде. Монда һәркем район турында кызыклы мәгълүматлар, фотоматериаллар, китаплар белән таныша алды.
Читайте нас: