+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 февраль 2020, 18:15

“Өметләр акланды. Дәвам итәбез”

Бүген Федоровка ашханәсе бинасының фойесына керүчеләрне иртән-иртүк сюрприз көтте. Федоровка районының “Гермес” кулланучылар җәмгыяте кондитер изделиеләре күргәзмәсе оештырды. Ул, әлбәттә, Гашыйклар көненә карата оештырылган иде.

Якын кешеңә ярату сүзләре әйтү, бүләк бирү беркайчан да артык булмый. Менә күргәзмәгә килүчеләр дә “Гермес” кондитерлары өчен традицион тәмле пироглар, кекслар, төрле эчлек белән бөккәннәр, булкалар, йөрәк формасында салатларны һ.б. зур теләк белән сатып алды. “Анна Павловна” торты, үзенчәлекле эчлек белән шарлоткалар, салатлар кебек яңа изделиеләр дә күз ачып-йомганчы сатылып бетте.
Үзләре һәм сатып алучылар өчен дә яхшы проектны оештыручыларга әфарин, дип әйтергә кирәк. Антонина Петровна җитәкчелегендәге ашханә хакимияте һәм технологлар, поварлар, пекарьләр дә оператив эшләгән. “Ниятебез уңышлы барып чыгуына үзебез дә шат. Димәк, арытабан да моны дәвам итәчәкбез”, - ди кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре.
Читайте нас: