+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 февраль 2020, 17:55

Онытылмаган, яңартылган, күркәм

Батыр авылында халык уен кораллары ансамбле барлыкка килде.

Федоровка районының Батыр авылы талатлары безне шатландырып кына тора. Монда әллә һавасы, әллә туфрагы башка микән? Юктыр ул – аларга якын гына яшибез бит! Шулай булуга карамастан, бу авыл кешеләре кыюлыклары белән аерыла: бар башлангычларда да алдалар, кызыксынулары да төрле, лидерлары да чагу, шул ук вакытта башкаларны да күләгәләмиләр, гомумән, тотыналар да эшлиләр дә, бар күңелләрен биреп ял да итә беләләр.
Совет чорындагы тарихны белүчеләр районның берничә авылында халык инструментлары ансамбле булуын хәтерлидер, мөгаен. Ул Батыр авылында да бар иде. Менә хәзер дә авыл мәдәният йорты директоры Илдус Халитов шушы матур традицияне тергезергә ниятләгән. Янә сәхнәгә музыкаль яктан сәләтле авылдашларын җыйган. Монда баянчылар, гармунчылар бихисап икән әле. Болар: Халит Акчурин, Мидхәт Иркәбаев, Илһам Акчурин, Венер Акчурин. Илдус үзе кашыкта уйный, кызы Гөлназ – кубызда, Гөлчирә Акчурина – мандолинада. Монда элекке ансамбльдә катнашучы мәрхүм Хәмзә абый Акчуринны, ветеран, курайчы Арслангали абый Нигъмәтуллинны да ихтирам белән искә алалар.
Инструменталь коллектив күптән түгел Бөек Җиңүнең 75 һәм Федоровка районның 85 еллыгына багышланган район авыл биләмәләре арасында фестиваль-марафонында төрле еллардагы көйләр белән чыгыш ясап, тамашачыларга онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Яшьләр дә халык уен коралларының искиткеч моңлы яңграешын үз итте. Димәк, мондый сәнгать яшәячәк, үсәчәк, таланты белән шатландырачак әле.
Фаил РӘХИМОВ фотосы.
Читайте нас: