+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 февраль 2020, 13:30

Укучылар сугыш еллары җырларын башкарды

Бүген Федоровка 2нче мәктәбендә “Җиңү салюты!” эстафетасы кысаларында хәрби-патриотик җырларны сәхнәләштерү фестивале узды.

Бүген Федоровка 2нче мәктәбендә “Җиңү салюты!” эстафетасы кысаларында хәрби-патриотик җырларны сәхнәләштерү фестивале узды.
Балалар конкурска тырышып әзерләнде. Сыйныф җитәкчеләре белән бергә форма сайлады, декорацияләр ясады. Чыгышлары бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.
5-8 сыйныф укучылары башкаруында 16дан артык җыр яңгырады. Яшь артистлар чыгышында сугышның беренче айларындагы артка чигенүләр дә, солдат тормышы картиналары да, диңгезчеләрнең, лётчикларның, танкистларның хәрби батырлыклары да чагылыш тапты. Чыгыш ясаучыларны мәктәп укытучылары бәяләде. Монда укучыларның башкару сыйфаты, сәхнәләштергән тамашаның сәнгатьлелеге, сәхнә хәрәкәтләрен башкару катлаулыгы, бизәү, костюмнарны дөрес сайлау һ.б. исәпкә алынды. Компетентлы жюрига җиңүчене сайла алу җиңел булмады.
Беренче урын – 6 “б”, икенче урын -5 “а” һәм 8 “а”, өченче урын 6 “а” һәм 7 “а”сыйныф укучыларына бирелде.
Шул ук көнне укучылар Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән дә очрашты.
Читайте нас: