+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
18 февраль 2020, 18:30

Укучылар өчен күңелле чара оештырылды

Акбулат авылы мәдәният клубында 5-9 сыйныф укучылары өчен “Идеаль пар” музыкаль-конкурс программасы үткәрелде.«Әтиләр булдыра” дип аталган конкурста малайлар сабыйны балалар бакчасына җыярга тиеш иде. “Хуҗабикә” биремендә кызлар тәмле бутербродлар әзерләде, ә “Стилистлар” конкурсында макияж һәм прическа ясадылар. Бу конкурслар барысы да кызыклы үтте.Программаның “Төзүчеләр” дип аталган икенче этабында укучылар кубиклардан өй төзү осталыкларын һәм фантазияләрен күрсәтте. Аларның тырышлыгын ата-аналардан торган жюри бәяләде.Укучылар шулай ук интеллектуаль уенда да катнашты. Балалар чарадан матур тәэссоратлар алды.Чара ахырында Соколова Ксения белән Бакиев Рәмзилне идеаль пар дип таптылар. Аларга “Орбита” кинозалына бару өчен сертификат тапшырылды. Тырышлыклары өчен укучыларны клуб мөдире Альфира Кашаева тәмле пицца белән сыйлады. Чара күңелле дискотека белән тәмамланды.Рузилә ИБРАҺИМОВА.

Акбулат авылы мәдәният клубында 5-9 сыйныф укучылары өчен “Идеаль пар” музыкаль-конкурс программасы үткәрелде.
«Әтиләр булдыра” конкурсында малайлар сабыйны балалар бакчасына әзерләргә тиеш иде. “Хуҗабикә” биремендә кызлар тәмле бутербродлар әзерләде, ә “Стилистлар” конкурсында макияж һәм прическа ясадылар. Бу конкурслар барысы да кызыклы үтте.
Программаның “Төзүчеләр” дип аталган икенче этабында укучылар кубиклардан өй төзү осталыкларын һәм фантазияләрен күрсәтте. Аларның тырышлыгын ата-аналардан торган жюри бәяләде.
Укучылар шулай ук интеллектуаль уенда да катнашты. Балалар чарадан матур тәэссоратлар алды.
Чара ахырында Соколова Ксения белән Бакиев Рәмзилне идеаль пар дип таптылар. Аларга “Орбита” кинозалына бару өчен сертификат тапшырылды. Тырышлыклары өчен укучыларны клуб мөдире Альфира Кашаева тәмле пицца белән сыйлады. Чара күңелле дискотека белән тәмамланды.
Рузилә ИБРАҺИМОВА.
Читайте нас: