+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
18 февраль 2020, 13:26

Укучылар сугыш чоры җырларын башкарды

“Безнең бу җырларны онытырга хакыбыз юк”

Кичә, 17 февральдә, Федоровка районының Федоровка 1нче мәктәбендә “Безнең бу җырларны онытырга хакыбыз юк” дигән темага хәрби-патриотик җырларны сәхнәләштерү конкурсы узды. Ярышта 2-8 сыйныф укучылары катнашты, алар сугыш чоры җырларын бик матур итеп, тырышып башкарды. Һәр җырны кызлар-малайлар эчтәлегенә карап, сәхнәләштереп күрсәтте. Балалар сәхнәдә сугыш елларындагы солдатлар кебек җитди булырга тырышса да, берникадәр дулкынланулары сизелеп торды, әлбәттә.
Укытучылардан торган компетентлы жюри әгъзалары әсәрнең тәкъдим ителгән темага тап килүенә, бизәлешенә, башкару осталыгына, сәнгатьлелегенә, мәдәнияте һәм үзенчәлеклелегенә карап бәя бирде.
Барлык сыйныф укучылары да чагу, матур итеп чыгыш ясады. Алар “О той весне”, “В землянке”, “Катюша” һәм сугыш елларында танылган башка бик күп җырларны башкарды.
Конкурс йомгаклары буенча, 2-4 сыйныф укучылары арасында 140тан артык балл җыйган 2 Б һәм 3 Б сыйныфлары җиңүче дип танылды. 5-8 сыйныфлар арасында 5 А һәм 5 Б сыйныф кыз-малайларына җитүчеләр булмады. Катнашучылар барысы да Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Конкурста җиңүчеләр район этабында чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар телик!
Читайте нас: