+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
28 февраль 2020, 18:08

Обелискларны тәртипкә китерәчәкләр һәм мемориаль плитәләр урнаштырачаклар

Федоровка районы авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл һәм обелискларны, башлыча, укучылар, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре тәрбияли. Җиңү юбилеена әзерлек эшләре кысаларында барлык мемориаль объектларны тәртипкә китерү һәм аларның территорияләрен төзекләндерү планлаштырылган.

Бала Чытырман авыл биләмәсендә гражданнар җыелышлары үткәрелә дә инде, монда һәйкәл һәм обелисклар торышы мәсьәләсе дә карала. Мәсәлән, Советлар Союзы Герое Гатият Ишкуловның кече туган җирендә авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре белән очрашу вакытында авыл халкы Бөек Ватан сугышында гына түгел, ә кайтып һәлак булучыларның да исемнәре язылган мемориаль плитәне яңартырга кирәклеген белдерде.
Ә Иске Чытырман авылында мондый плитә бөтенләй юк. Гражданнар җыелышында бу проблеманы хәл итәргә дигән карар кабул ителде. Мәктәп бинасы каршында Советлар Союзы Герое Габит Әхмәровка стела урнаштырылган. Җиңү көнен бәйрәм иткәнгә кадәр монда вак-төяк ремонт ясалачак. Сугышта катнашкан искечытырманлыларның исемнәрен мәңгеләштерү эшендә авыл биләмәсе хакимияте һәм шушы авылда туып-үскән, Мәләвез шәһәреннән шәхси эшкуар Р. Маукаев финанс ярдәм күрсәтәчәк.
Авыл биләмәсе хакимияте, авыл биләмәсе территориясендә урнашкан Бөек Ватан сугышы солдатларына куелган обелиск һәм һәйкәлләр торышы мониторингын үткәрә һәм булган проблемаларны хәл итү буенча максатлы эш алып бара. Ә алар авыл биләмәсенең башка авылларында да җитәрлек.
(Фото мәктәп сайтыннан алынды).
Читайте нас: