+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
6 март 2020, 13:20

“Башкорт казы” җәмгыятендә бүген инкубаторга сигез мең йомырка салдылар

Каз ите сорау белән куллана, ә каз бәбкәләрен интеграция программасы буенча уңайлы шартларда “Башкорт казы” җәмгыятеннән алырга мөмкин.

Ихатада казлар булу – байлыкка, дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Федоровка районының күп кенә авыл халкы, шушы кошны үрчетеп, ярыйсы керем ала. Каз ите сорау белән куллана, ә каз бәбкәләрен интеграция программасы буенча уңайлы шартларда “Башкорт казы” җәмгыятеннән алырга мөмкин.
Бүген бу эре предприятиедә тәүге йомыркаларны инкубаторга салдылар. Ике инкубация шкафына сигез мең ак итальян токымлы каз йомыркалары салынды. Салыр алдыннан белгечләр аларны сортларга аерган һәм эшкәрткән. Кампаниянең уңышы турыдан-туры бәйле булган бу җаваплы эшне Надежда Савкина, Әлфия Ягъфәрова һәм башкалар эшләгән. Хәзер операторлар Федоров Юрий һәм Самарин Юрий температура режимын тикшерә. Коллектив тырышлыклары белән быел сары йомшаккайлар 4 апрельдә чыгарга тиеш.
Читайте нас: