+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
11 март 2020, 18:30

Күтәренке кәеф эшлеклелеккә комачауламады

Федоровка районы хатын-кызлар советының “түгәрәк өстәле” район хакимияте башлыгы, "Бердәм Русия" фиркәсенең райондагы оешмасы секретаре Венер Насретдинов, аның урынбасары Эдуард Сәлишев һәм район депутатлар Советы секретаре Винир Хәлитов катнашлыгында җылы һәм эшлекле мохиттә узды.

Федоровка районы хатын-кызлар советының “түгәрәк өстәле” район хакимияте башлыгы, "Бердәм Русия" фиркәсенең райондагы оешмасы секретаре Венер Насретдинов, аның урынбасары Эдуард Сәлишев һәм район депутатлар Советы секретаре Винир Хәлитов катнашлыгында җылы һәм эшлекле мохиттә узды. Район хакимияте хатын-кызлар советының арытабан да күпчелек мәсьәләләрне хәл итүдә актив эшләячәгенә исәп тотуын яшермәде.
Хатын-кызларның халык арасында сәламәт тормыш рәвеше алып баруны, спорт белән шөгыльләнүне, гаилә бизнесын үстерүне активлаштыруда роле зур.
“Түгәрәк өстәл”нең көнүзәк темасы “Федоровка районында демография хәлен яхшырту буенча җәмәгать оешмаларының, дәүләтнең булышлыгы” турында сөйләшкәндә хатын-кызлар активлык күрсәтте. Район хатын-кызлар советы рәисе, районда гаилә хезмәте җитәкчесе Рушания Руденконың, Федоровка ЗАГС бүлеге белгече Зәлия Кәримованың, район дәваханәсе табиб-педиатры Елена Палаеваның, район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Элеонора Галимованың, мәшгульлек үзәге психологы Ольга Синеваның, Пенсия фонды идарәсе начальнигы, район әтиләр советы рәисе Самат Әхмәровның чыгышларын игътибар белән тыңладылар. Сораулар байтак иде. Каралган проблемалар буенча үзгәрешләр көтеп калабыз.
Автор фотосы.
Читайте нас: