+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
27 ноябрь 2020, 16:52

Бүген Фёдоровка авылының Яшьләр микрорайонында газ җибәрелде

Бүген, 27 ноябрьдә, Фёдоровка авылының Яшьләр микрорайонында газ тарату пунктының югары басымлы газ үткәргеченә рәсми рәвештә газ җибәрелде һәм өч торак йорт газга тоташтырылды.

Бүген, 27 ноябрьдә, Фёдоровка авылының Яшьләр микрорайонында газ тарату пунктының югары басымлы газ үткәргеченә рәсми рәвештә газ җибәрелде һәм өч торак йорт газга тоташтырылды. Чарада Фёдоровка районы хакимияте башлыгы Венер Фәрит улы Насретдинов, «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең Салават шәһәрендәге филиалы директоры Палаев Александр Николаевич, «Спецгазтехсервис» җәмгыяте җитәкчесе Яловега Руслан Васильевич, «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең Салават шәһәрендәге филиалының Фёдоровка комплекслы хезмәте начальнигы Саньков Александр Генадьевич булды.
Яңа микрорайонда сигез урам. Күпләр, йортлар салып, инде күптәннән яши, кайберәүләр төзи генә әле. 2020 елның сентябрь башында подрядчик «Спецгазтехсервис» җәмгыяте микрорайонга газ үткәрү буенча эшләрне башлады, аларны 31 декбарьгә тәмамларга ниятләгән иделәр. «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыяте хезмәткәрләре ярдәмгә килгәч, эшләр графиктан алда – ноябрь ахырында ук тәмамланды.
Читайте нас: