+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
22 декабрь 2020, 12:09

Каз өмәсе дә, башка традицияләр дә гасырлар буена саклансын

Күркәм халык традицияләрен саклап калу бүгенге көндә күп кенә өлкән буын вәкилләрен борчый, аларның балалары, оныклары әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан еракта шәһәрдә яшиләр һәм авыл көнкүрешенең традицион чараларында катнашмыйлар.

Күркәм халык традицияләрен саклап калу бүгенге көндә күп кенә өлкән буын вәкилләрен борчый, аларның балалары, оныклары әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан еракта шәһәрдә яшиләр һәм авыл көнкүрешенең традицион чараларында катнашмыйлар. Ә бу бит хуҗалык итү генә түгел, ә мәдәни мирас та.
Шундый ук энтузиаст, Гончаровка авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Мәрзия Идрисова белән берлектә әзерләп, район мәдәният йорты методисты Нурания Мортазина хәзерге вакытта актуаль булган “Каз өмәсе” дигән хезмәт бәйрәмен үз ихатасында оештырды.
"Сердәшләр" вокаль ансамбле әгъзалары Нурания Нәбиулла кызының төп катнашучылары булды.
Ял көнендә хуҗалар кунакларны - Кыш бабай белән Карсылуны каршы алырга чыктылар. Алар артыннан уңган хуҗабикәләр дә күренделәр. Соңыннан Карсылу - Резидә Вахитова шундый ук гади өмәчегә әверелеп, Кыш бабай - Тәлгать Әбдрәшитов оста гармунчыга әйләнде.
Гармун тавышы, халык җырлары астында эш процессы тиз, күңелле үтте. Бары да тәмамлангач, кош-корт түшкәләрен көянтәгә асып, хуҗабикәләр елга буена төштеләр.
Менә шундый хезмәт бәйрәме узды.

Фаил РӘХИМОВ фотосы.
Читайте нас: