Радий Фәрит улы демобилизацияләнгәннәр саны акрынлап артачак һәм республика башкаласы поликлиникалары бу агымны җиңә алмаячак, дип җавап бирде.
- Хәзер без тәртипкә китергән район поликлиникаларында диспансеризация узу өчен җитәрлек уңайлы һәм профессиональ шартлар тудырылуыннан чыгып эш итәбез. Муниципалитетлардагы кайбер поликлиникалар хәзер Уфага караганда да яхшырак. Һәм без тагын җиде яңа поликлиника төзибез, - дип аңлатты Радий Хәбиров. - Ә Уфага, балансны бозмас өчен катлаулырак ситуацияләрне җибәрергә мөмкин.
Безнең Федоровка районы үзәк дәваханәсендә МХО ның берничә катнашучысы диспансеризация узды, бу хезмәт аларның гаиләләре өчен дә ачык. Тиз үтү өчен нинди шартлар тудырылганы турында Федоровка үзәк район дәваханәсенең баш табибы Олег Белоусов сөйләде:
- Федоровка районы МХО ветераннары һәм яугирләре бездә киңәйтелгән диспансеризация үтә алалар. Моның өчен чиратсыз 131 кабинетка кереп, юллама алырга кирәк.
Бездә карау шактый киң. Ул Узи диагностика, флюорография, ЭКГ, артериаль һәм күз эчендәге басымны тикшерүне үз эченә ала. Канның глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсе тикшерелә. Болар барысы да сәламәтлекнең реаль һәм потенциаль проблемаларын: ишетү начарлануын, яшерен контузияләрне һәм кыйпылчык җәрәхәтләрне, нерв системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты какшавын вакытында ачыкларга һәм дәвалый башларга ярдәм итәчәк.
Ветераннарга шулай ук офтальмолог, оториноларинголог, хирург, травматолог һәм невролог кебек тар белгечләр дә консультация бирә. Диспансеризация нәтиҗәләре буенча терапевт сәламәтлек торышы турында бәяләмә бирә. Кирәк булганда амбулатор яки стационар шартларда алга таба күзәтү һәм дәвалану өчен өстәмә тикшеренүләр билгели.
Диспансеризация вакытында узарга тиешле кабинетларның күп өлеше беренче катта урнашкан. МХО катнашучысы инвалид клеслосында булган яки терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалар булган очракта, бездә чакыру төймәсе каралган. Аннан файдаланучыларның барысын да махсус хезмәткәр – регистратор каршы ала, ул поликлиниканың барлык кабинетлары буенча озатып йөри. Шулай ук катлар буенча хәрәкәт итү уңайлылыгы өчен махсуслаштырылган лифт каралган