

Балаларның ялын гел уен белән генә түгел, ә рухи-әхлакый тәрбия һәм дөньяга карашны киңәйтү белән бергә алып бару — шәхес буларак үсештә иң мөһим адым.
Каникул вакыты — моның өчен иң уңайлы чор. Динес мәчетендә балаларны укытуның шундый күренешенә тап булдык. Әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Рәүф хәзрәт Йосыпов белән килешү буенча Мәләвездән Айнур хәзрәт исламның рухи- әхлакый кыйммәтләрен һәм гарәп графикасын өйрәткән дәресләренә очраклы рәвештә генә килеп эләктек. Ә инде Рәүф хәзрәт ата-аналар үтенече буенча эш иткән.
Балалар гарәп графикасын кабатлаган вакытка туры килдек. Мөгаллим сораулар бирә торды, балалар берәм-берәм җавап яудырды. Рөхсәт сораганнан соң, безгә дә балалар белән әңгәмәләшергә форсат чыкты.
Балалар биредә шөгыльләнү ошавын, бөтенләй кыен түгеллеген, бер сүз белән әйткәндә, канәгатьлек белдерделәр.
Мондый мөмкинчелекне кулдан ычкындырмыйча, мәчеткә үз теләкләре белән килгәнннәр. Дәресләр атнага ике тапкыр берәр сәгать бара, аннары балаларны тәмле чәй белән сыйлыйлар икән. Моннан тыш, алар хәрәкәтләнеп тә алалар, интеллектуаль уеннар да уйныйлар. Бирегә һәрвакыт егерме – егерме ике бала йөри. Авыл балалары да бар, әмма күпчелеген Уфа, Салават, Стәрлетамак, Мәләвез шәһәрләреннән каникулга кайткан балалар тәшкил итә.
Ничек уйлыйсыз, шәп бит бу? Моннан тыш, балалар дәү әниләренә ияреп МХОдагы яугирләргә маскировка челтәрләре үрергә йөриләр. Вакытларын файдалы да, кызыклы да итеп үткәрәләр.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Фәнис АКЧУРИН
фотосы.