+30 °С
Облачно

Бер гасырлык гомер юлы

Федоровка авылында яшәүче Тәкыя Габделбарый кызы Мортазина 26 июльдә 100 яшьлек юбилеен билгеләде. Бу көнне аны котларга байтак туганнары җыелды. 27 июльдә юбилярны тәбрик итәргә район башлыгы Венер Фәрит улы Насретдинов, МР Советы секретаре Илһам Шамил улы Бакиев килде.

Бер гасырлык гомер юлыБер гасырлык гомер юлы
Бер гасырлык гомер юлы

Тәкыя Габделбарый кызы Мортазина Аллаһы Тәгаләгә дога кылып, кунакларга игътибарлары, чәчәкләре, бүләкләре өчен ихлас рәхмәтрен белдерде. Тормышыннан канәгать булуын, Аллаһы кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итүен, тирә - ягында һәрвакыт изге күңелле кешеләр булуын әйтте. Әлеге тормышын балаларының, оныкларының, туруннарының мәхәббәте һәм хәстәрлеге бизи. Район, шулай ук илебез, республика җитәкчелегенә Бөек Ватан сугышының авыр елларын кичергән һәм илне тергезгән кешеләр, пенсионерлар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде. Барысына тынычлык һәм иминлек, күңеле изге кешеләргә аның кебек йөзгә кадәр җитүләрен теләде.
Бу юлы ул репрессияләнгән әтисе вафатыннан соң, җиде яшьлек чагында,  әнисен җитәкләп Белорет урманнарыннан туган авылы Коралачыкка ике ай буена җәяү кайтуларын сөйләмәде. Башка хатыннар кебек ару - талу белми колхозда эшләгәнен дә бәян итмәде. Стәрлетамакка җәяүләп үгезләр куып баруларын да әйтми калды. Балыклыда күршеләре белән тату, бер гаилә булып яшәгәннәрен, балалар үстергәннәрен дә сөйләмәде.
Йөзьяшәр һәрвакыт догада, күңеле бары тик изгелектә. Без, район халкы, күпләребез аның турыда боларның барысын да белә.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Фәнис АКЧУРИН
фотосы.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас