+24 °С
Облачно
Район яңалыклары
11 Августа , 04:56

Су юлы онытылмас гомер буе

Бу көн безнең өчен гади генә көн түгел иде, ә күңелләрне җылыткан, күзләргә яшь китергән, йөрәкләрне шатландырган изге бәйрәм булды. Без “Су юлы йоласы” бәйрәменә җыелдык.

Су юлы  онытылмас гомер буеСу юлы  онытылмас гомер буе
Су юлы онытылмас гомер буе

Нинди матур, нинди тирән мәгънәле сүзләр — „Су юлы“! Бу төшенчәнең ике олы мәгънәсе бар: берсе — күктәге серле йолдызлар юлы булса, икенчесе — җир өстендәге тереклек чишмәсенә илтүче сукмак. Әмма безнең авыл өчен бу юл — яшь киленнең яңа тормышка аяк басу юлы. Ул — гаиләгә, сафлыкка, тирән мәхәббәткә һәм гомерлек бәхеткә алып баручы изге сукмак.
Авылыбызның Арьяк урамында саф сулы чишмә бар. Бу чыганак ничә еллар инде бертуктамый ага!
Шушы урамга 1954 елда килен булып килгән Фәния апа Габбасова сөйләве буенча, элек бу чишмәнең суы бик күп булган, гөжләп агып яткан. Әле дә халыкны шифалы суы белән куандыра ул. Әбиләребез, әниләребез дә шушы чишмәдән су эчкән. Бу су — безнең тамырлар, безнең килеп чыгышыбыз, безнең тарихыбыз.
Бу — борынгыдан килгән йола! Әле дә булса авылыбызда саклана ул. Яшь килен төшкәч, аны су юлына алып баралар. Бу йоланың төп мәгънәсе нидә соң?
Борынгы заманнарда кияү кеше «Су юлы» йоласында катнашмаган.
Моның берничә сәбәбе бар: Йоланың мәгънәсе: «Су юлы» — яшь киленнең аерым «имтиханы». Ул авылга килгәч, су алып кайтырга, йортка кергәнче үзенең тырышлыгын һәм осталыгын күрсәтергә тиеш булган. Бу көнне килен — баш герой. Аңа юлны кече балалар күрсәткән, ә аны авыл хатын-кызлары (киленнәр, апалар) җырлап-биеп озата барган. Кияүнең бу йолада бурычы — үз йортында кунакларны каршы алу.
Бу — килен белән авыл хатын-кызлары арасындагы саф хатын-кызлар йоласы. Ул яшь киленнең авылга, гаиләгә кабул ителүен, аның яңа статусын раслаган. Йоланың төп герое — яшь килен, ә аның янында — авыл хатын-кызлары.
Беренчедән, су — тормыш символы. Су кебек саф, су кебек ачык булсын дигән теләк белән алып баралар киленне. Килен гаиләгә су кебек файда китерсен, су кебек муллык өстәсен, су кебек сабыр булсын дип.
Икенчедән, су юлы — танышу юлы. Килен авыл белән таныша, авылның иң матур, иң изге урынын — чишмәне күрә. Бу — яңа гаиләгә, яңа авылга керүнең символик баскычы.
Өченчедән, су юлы — дога юлы. Анда киленгә догалар укыйлар, аның гомере озын, тормышы бәхетле, балалары сау-сәламәт булсын дип телиләр.
Чишмәгә су юлына килгән киленнәр — алар инде бүген олы тәҗрибәле ханымнар, балалары үскән әниләр, оныклары сөйгән әбиләр. Әмма аларның һәркайсы бүген шул вакытны, яшь чакларын, дулкынланулы минутларны искә төшерделәр.
Моннан 53 ел элек Гүзәл апа Хәйбуллина авылыбызга килен булып төшкәч, шушы чишмәгә су юлына килгән. Аңа су юлын каен сеңелләре Роза, Рима һәм Рәсимә күрсәткәннәр.
Бәйрәм көнне яшь чакларын искә төшереп,шул юлдан тагын үтте.
Чишмәгә килүче киленнәр үзләренең истәлеклере белән бүлештеләр.
Бәйрәм матур һәм күңелле үтте. Без анда татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен искә алдык. Матур жырлар бәйрәмгә ямь өстәде.
Очрашуга килгән апалар,кызлар сезгә озын гомер, сәламәтлек, шатлыклы көннәр телим!
Чишмә янындагы очрашу күңелләрдә озак сакланыр.
Рита Хәйбуллина,
Коралачык авылы мәдәният йорты мөдире.
Автор фотосы.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас