

Төркемне авыл клубы мөдире Алсу Рәфыйк кызы Мөхәммәтшина җитәкли. Ул һәм авыл китапханәсе китапханәчесе Асия Рәкыйт кызы Рәхмәтуллина үзләренең һөнәри вазыйфаларына агымдагы ел башында гына керешә. Тәҗрибәле мәдәният хезмәткәрләренең эшен дәвам итеп, эшкә бик тиз өйрәнеп китәләр. Чөнки алар элек тә авыл активы составында була, күп кенә чараларда, уртак эшләрдә катнаша. «Без бергә» төркемен авылның элеккеге мәдәният җитәкчесе Раушан Фәйзрахман кызы Гайнуллина оештырган була. Шул вакыттан бирле волонтёрлык хәрәкәтендә катнашучылар үз эшендә күп кенә игелекле һәм кирәкле эшләр башкара. Хәзер исә үз осталыкларын бөтенләй югары дәрәҗәгә җиткерәләр.
Алар, әлбәттә, маскировка челтәрләре үрә, шулай ук яугирләр өчен оекбашлар, башка җылы киемнәр бәйлиләр, чәкчәк, йорт токмачы, урындагы чималдан төрле хуш исле үлән чәйләре, как, тозланмалар, кайнатмалар әзерлиләр. Акча җыюны оештыралар һәм сугышчыларның соравы буенча эчке киемнәр, дымлы салфеткалар һәм башка бик күп кирәк-ярак сатып алалар. Җыелган әйберләрне Шәйморатов исемендәге район штабына җибәрәләр. Алсу Рәфыйк кызы билгеләп үткәнчә, акча җыюда бөтен Әтәч халкы катнаша, шул исәптән авылдан, районнан читтә яшәүче якташлар да акча күчерә.
Иң актив волонтёрларның исемнәрен атыйлар: иң беренче көннән үк, берсен дә калдырмыйча, эшкә барган кебек йөрүче Энҗидә Ибраһимова, Флүзә Мөхәммәтшина, Фатыйма Мөхәммәтшина, Гөлнар Әбдерәшитова, Гөлфирә Вәлитова, Гөлнур Бикбаева. Алар арасында Асия Рәхмәтуллина, Зөлминә Ханнанова да бар. Әтәчкә җәйге чорда гына кайтучы Нәсимә Шәмсетдинова, Зөлфия Ибраһимова, Гөлемнур Хөсәенова, Альфира Салихова да бу җәмгыять өчен мөһим эштә катнашырга мөмкинлек табалар.
Хәзерге вакытта аларның өч маскировка челтәре әзер, төрелгән. Ел башыннан бирле алар утыз өч маскировка челтәре үреп озаткан да инде.
Волонтёрлар үзләрен актив хуплаучы һәм ярдәм итүче туксан яшьлек ветеран Вәгыйзь Исмәгыйль улы Салиховка чиксез рәхмәтле. Ул кыш көне хатын-кызлар килгәнче клуб һәм медпункт юлларын кардан тазарта, үз куллары белән шелек себеркеләре бәйләп бирә. Ә кайчак чәй янына тәмле әйберләр алып килеп сыйлый һәм моны изге эшкә хәер дип әйтә. Хатын-кызлар да авылдашларының ярдәмен, җылы мөнәсәбәтен тоеп эшләү рәхәт булуын яшерми.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Фото тәкъдим ителде.