

Илнур Дәүләтов фермер булып 2008 елда теркәлә. Шундук ит юнәлешендәге терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнергә карар кыла. “Дәүләтов И. Х.” шәхси эшкуарлыгын ачканчы ук, Илнур үз хуҗалыгында үгезләр симертү белән шөгыльләнә, терлекләр өчен азыкны да, билгеле, үзе әзерли. Гариза биргәч, ул грант отуга ирешә. Әлеге акчага үзенең булган илледән артык бозавына өстәп, герефорд токымлы йөздән артык тана һәм үгез сатып ала. Бу токым үзенең югары продуктивлыгы һәм безнең климат шартларына яхшы яраклашуы белән билгеле. Яшь эшкуар бу сайлауда ялгышмый. Бүгенге көндә ул үз хезмәтенең нәтиҗәләреннән һәм тармакны үстерүгә керткән өлешеннән канәгать.
Көз-кыш чорында ул терлекләрне Югары Явыш авылындагы үзе салган ферма бинасында тота. Шөкер, фермерның үгезләре бәйләүсез асрала, маллар ятар урыннарын үзләре сайлый. Печән алар алдында һәрвакыт бар: ул хайваннар таптый алмаслык, тик иркенләп ирешерлек итеп куелган, ә терлекчеләр вакыт-вакыт тупас азыкны якынрак этеп кенә торалар. Фураж һәр терлеккә җитәрлек бирелә. Бер сүз белән әйткәндә, Илнур Хәсән улының һәр эше төгәл исәпләнгән, эшнең һәр мизгеленә уйланылган караш сизелә.
Аның бухгалтерлык белеме булуы очраклы түгел, бу төгәл исәп-хисап ясауда, планлаштыруда зур ярдәм итә. Ә җирдә һәм терлекләр белән эшкуарлык итүнең калган серләрен ул эш барышында үзләштерә, махсус әдәбиятны да күп укый.
“Бер үк вакытта фермер да, агроном да, инженер да, механизатор да, төзүче дә мин”, — дип елмая яшь эшкуар. — “Ансыз берничек тә булмый”. Аңа бу эштә кече яшьтән үк ата-анасы хуҗалыгында шундый ук вазыйфаларны башкарып үскән авыл баласы булуы да нык булыша.
Катнашазыкны да Илнур Дәүләтов үзе әзерли. Аның үз җире бар, анда фураж өчен файдаланыла торган бодай үстерә һәм җыя.
Бүгенге көндә Илнур Хәсән улының эшчәнлеген киңәйтергә, үз хуҗалыгын үстерергә карар кылуы куанычлы. Ул Фёдоровка авылындагы элеккеге XXIII партсъезд исемендәге колхозның ферма биналарын сатып алды. Хәзерге вакытта анда ремонт эшләре актив бара. Фермер барысын да үзенә кирәкчә көйли: үгезләр симертеләчәк сыер абзары, сыерлар һәм киләчәктә туачак бозаулар өчен аерым бина әзерләнә. Тәүге мәлдә алар өчен зур бинаның бер өлеше коймалап алына. Шулай ук терлекләр йөрү өчен карда һәм территория тирәли койма ясарга планлаштыра.
Ремонттагы төп көч — ул үзе. Мөмкинлек булганда туганнары һәм дуслары да булыша. Моннан тыш, яңа әзерләнүче ферма янына ул кышлату өчен печән һәм фураж ташыган, янәшәдә аяк астына түшәү өчен салам рулоннары өелгән. Корылмаларны әзерләү тулы көчкә барган арада, терлекләр Гоголевка авылындагы җәйге кардада тотыла. Яшь эшкуарга, хәстәрлекле гаилә башлыгына, ике бала атасына сәламәтлек, уңышлар һәм барлык максатларына ирешүен телибез.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Алсу
САБЛИНА
фотосы.