

Ватанга ярдәм кирәккәндә, эшнең олысы-кечесе булмый. Өчбүләк авылында инде дүрт елдан артык «Изгелек кыл» волонтерлар төркеме эшләп килә.
Бу тату коллективны Әлфия Рәхимова җитәкли. Бу вакыт эчендә гади авыл халкы шуны исбатлый: тыл — ул буш сүз генә түгел, яугирләребез өчен ышанычлы терәк - таяныч.
Барысы да кечкенә хезмәттән башлана. Волонтерлар калын җеп сатып алып кул эшенә керешәләр. Күңел җылысын биреп бәйләгән оекбашлары кыска гына вакыт эчендә фронтка озатыла. Бу уртак хезмәткә 90 яшьне узган әбиләрнең дә кушылуы аеруча куанычлы.
Изгелекнең чиге юк. Тиздән ярдәм күләме арта, юрган-мендәрләр әзерли башлыйлар. Шуны да билгеләп үтик: волонтерлар элеккеге мәктәп бинасында урнашалар — ул иреклеләрнең чын штабына әверелә. Мендәрләр өчен тукыманы халык үзе өеннән алып килә, ә менә тутыргыч — синтепон белән «Солдатлар өчен тегәбез» цехы җитәкчесе Гөлназ Мөрсәлимова булыша. Әйтик, маскировка челтәрләре өчен тукыма белән дә ул тәэмин итә.
Активлык күрсәтүчеләр ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйлар. Техниканы һәм блиндажларны яшерү өчен бик кирәкле элемент булган маскировка ятьмәләре үрү эшен дә җайга салалар. Каркасын урындагы осталар Рәмил Сираҗетдинов белән Ринат Ишмөхәммәтов ясый.
Өчбүләк активистлары окоп шәмнәре ясауны да үзләштерәләр. Парафинны төркем җитәкчесе “Озон” аша яздырып ала. Хәзер авыл халкы куллары белән эшләнгән яктылык чыганагы яугирләребезнең блиндажларын җылыта һәм яктырта.
Уртак эштә көндәлек ярдәм күрсәтүче актив волонтерларга аерым рәхмәт җиткерәсе килә, алар: Мөнирә Әхмәтова, Илсөяр Хәмидуллина, Фәридә Рәхмәтуллина, Зәлия Фәйзуллина, Фәридә Насыйрова, Энҗе Мөхәммәтҗанова, Альмира Салихова, Роза Мәсәгутова, Люция Кадыйрова, Гөлем Сираҗетдиновa, Гөлсинә Насыйрова, Зөлфирә Мәсәгутова, Рәисә Әлимбәкова, Гөлчирә Рәхимова, Гөлфия Ишмөхәммәтова һәм Рәсимә Сәйфуллина. Бу хатын-кызлар арасында уллары гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган әниләр дә бар. Аларның ана йөрәге солдатлар өчен ярдәмнең никадәр мөһим икәнен аеруча яхшы аңлый.
Хатын-кызлар шулай ук хуш исле үләннәрдән чәй әзерләүне дә үзләштерә. Киптерелгән үләннәрне өйләреннән алып килеп, бәләкәй пакетларга тутырып, сугышчыларга озаталар. Быел исә үлән җыючы буларак танылган үзмәшгуль Гөлсинә Сабит кызы үзенең кыйммәтле чималы белән бүлешә. Аның җыйган үлән-җимешләре чәйгә аерым бер хуш ис һәм шифалы көч бирә.
Шулай ук хатын-кызлар яугирләргә хатлар да яза — гади, чын күңелдән чыккан, ярдәм итү, ышаныч һәм өйгә тизрәк әйләнеп кайту сүзләре белән тулган хатлар. Әйтик, туган яктан килгән мондый җылы эчтәлекле хәбәрләрне солдатлар аеруча яратып укыйлар.
Җәен сугышчыларга күп тапкырлар тәмле чәк-чәк җибәрәләр. Ул урындагы «Бүләк» кондитер цехында пешерелә, ә волонтерлар Федоровкага «Солдатлар өчен тегәбез» цехына илтергә булышалар. Сугышчылар татлы күчтәнәчләр өчен рәхмәт белдерә — бу бит сый гына түгел, ә өйдән килгән җылы сәлам.
Тагын бер мөһим эш хакында язып үтик. Урындагы кибеттә «изгелек тартмасы» урнаштырылган, анда Өчбүләк халкы фронтка җибәрү өчен озак саклана торган азык-төлек сала. Бу тартманы тулыландырырга теләүчеләр саны көннән-көн артсын иде дигән теләктә калабыз. Нәтиҗәдә, хәтта кечкенә генә бер банка тушенка яки чәй пачкасы да — безнең егетләр өчен зур ярдәм.
«Изгелек кыл» төркеме башкарган эшләр — гади кешеләрнең битараф түгеллеге зур көчкә әйләнүенең ачык мисалы.
Өчбүләклеләр, изге йөрәгегез һәм армый-талмый күрсәткән хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
Зилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
Фото тәкъдим ителде.