+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 март 2017, 15:42

Диспансеризация, яки сәламәтлек артыннан!

Русия Федерациясе гражданнарының һәркайсысының бушлай диспансеризация узарга хокукы бар.

“Диспансеризация сәламәтлекне сакларга ярдәм итәме?”- дигән сорау белән без “СОГАЗ-Мед” Страховкалау компаниясе”нең Уфа филиалы директоры Диана Фәрраховага мөрәҗәгать иттек.

- Диспансеризация сәламәтлекне сакларга ярдәм итәчәк, әлбәттә. Бүгенге көндә Русиядә йогышлы булмаган хроник чирләр: югары артериаль кан басымы, йөрәк ишемиясе, яман шеш, шикәр диабеты, хроник үпкә авырулары сәбәпле, кешеләр инвалид булалар, яки якты дөньялардан иртә китеп баралар. Һәркем сәламәтлек күрсәткечләренең нормада булуына ынанырга, авыруларга бирелүчәнлекне, шул исәптән нәселдән килгәннәрен ачыкларга тиеш. Диспансеризациянең төп максаты - профилактика.

- Гражданнар диспансеризацияне кайчан үтәргә тиеш?

- Өлкән яшьтәге халыклар өчен диспансеризация 3 елга бер тапкыр үткәрелә, беренче тапкыр - 21 яшьтә, арытабан – өч елга бер үтә. Диспансеризация үтү елы итеп, гражданин тиешле яшькә җиткән календарь елы исәпләнә. Ягъни туган көнне көтеп торырга түгел – ул таләп ителгән яшь туласы елда үтелә.

2017 елда 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927 елда туганнар үтәчәк. Инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган инвалидларның һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тормыш иптәшләре, инвалидлар һәм башка категориядәге гражданнар, яшенә карамастан, ел саен диспансеризация үтә. Диспансеризацияне гражданнар яшәгән урынннарындагы поликлиникада үтә ала. Үзең белән ОМС полисын һәм Русия гражданины паспортын алырга кирәк.

- Узган елда Башкортстан Республикасында диспансеризация нәтиҗәләре нинди?

- се”нең Уфа филиалында страховкаланучы 353 мең гражданның 59710ы диспансеризация үтте. Бу тикшерү үтәргә тиешлеләрнең 59 проценты дип әйтергә кирәк.

Диспансеризация –мәҗбүри түгел. Гражданин диспансеризация үтүдән бөтенләй яки тикшерү программасына кергән аерым төр медицина тикшерүеннән баш тартырга хаклы. Ләкин сәламәтлекне кайгырту, тәү чиратта, үзебез, пациентлар өчен кирәк.

Әгәр дә “СОГАЗ-Мед” Страховкалау компаниясе”нең Уфа филиалында страховкаланган икәнсез диспансеризация үтү, медицина ярдәме алу, медицина хезмәтләре сыйфатына бәйле сорауларыгыз туса, “кызу линиянең” 8-800-100-07-02 (шалтырату бушлай) яки (347)250-26-11 телефоннарына шалтыратыгыз.

- Интервьюгыз өчен рәхмәт, Диана Таһир кызы.

Читайте нас: