+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 март 2017, 15:43

Мавыгу гына түгел

- Безнең организм кайчан физик йөкләнеш, кайчан бераз ял итәргә кирәклеген үзе сиздерә. Һәрвакыт үзеңнең эчке тоемлавың буенча эшләргә, гармонияне бозмаска кирәк, - дигән мөһим киңәш бирде Гүзәл Насыйрова сәламәт тормыш рәвеше турындагы әңгәмәбез вакытынды.

Шушы мөлаем, шат күңелле (фотода) ханымның һәрвакыт үзен яхшы физик формада тотуын беләм. Ул ачык күңелле, ягымлы, аралашучан.

- Уртак кызыксынулар безне район җыелма командасы спортчылары белән дуслашырга ярдәм итте. Үзебезнең хатын-кызлар клубын булдырдык. Миннән тыш, анда Лена Шәрипова, Полина Никифорова, Наталья Анчина, Настя Батманова да бар.

“ Спорт белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?” – дигән соравыма ул:

- Мин мәктәп елларыннан ук физкультураны үз иттем. Ул вакытта укытучыбыз Галинур Тәлгать улы Рамазанов иде. Ул безне ярышларга еш йөртте, тренировкалар да даими булып торды. Динеслеләр безнең көчле көндәшләребез була торган иде. Хәзер волейболчыланың ничек итеп уйнавын карыйм да, киләчәк буын өчен кайгырам. Безнең чорда командалар шундый көчле була торган иде. Хәзер спортчыларның әзерлек дәрәҗәсе күпкә түбән. Әллә тренирлары һәм укытучылары тиешенчә эшләми, әллә безнең замандагы кебек энтузиастлар калмаган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң мин Стәрлетамак шәһәренең физкультура техникумында белем алдым һәм 10 ел укучыларга өстәмә белем бирү системасында эшләдем.

Гүзәл, балаларны бәләкәйдән спорт белән кызыксындырырга кирәк, дип саный.

- Минем Алмаз исемле улым үсә. Мин аны һәрвакыт спортзалга тренировкаларга алып барам. Ул скакалкада яхшы сикерә, туп белән дә шөгыльләнә. Алты яшьтә генә булуына карамастан, чаңгыда яхшы шуа. Моның аңа киләчәктә кирәге чыгар һәм мин барысын да дөрес эшлимдер, дип уйлыйм, - диде ханым.

Гүзәл укытучы һәм тренер булып күптәннән эшләмәсә дә (ул хәзерге вакытта район ветстанциясендә бухгалтер), спортны ташламаган. Кайвакыт аның яңадан спортзалга укучылары янына кайту теләге туа. Ә спорт тормышының бер өлеше булуы турында аның район, хәтта, республика ярышларында район һәм ветстанция җыелма командасы составында даими катнашуы күрсәтеп тора.

Читайте нас: