+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2017, 11:25

Инсультка каршы көрәш

Инсульт ул – баш миендәге кан әйләнешенең кисәк бозылуы, шул сәбәпле нерв күзәнәкләренең эштән чыгуы. Инсульт ике төрле була. Беренчесе ишемик инсульт дип атала. Аны икенче төрле баш мие инфаркты дип тә атыйлар.

Инсульт ул – баш миендәге кан әйләнешенең кисәк бозылуы, шул сәбәпле нерв күзәнәкләренең эштән чыгуы. Инсульт ике төрле була. Беренчесе ишемик инсульт дип атала. Аны икенче төрле баш мие инфаркты дип тә атыйлар. Баш миенең билгеле бер өлешендәге кан тамырында тромб барлыкка килү яки башка сәбәп аркасында кан тамыры томалана һәм анда кан килүе туктала. Нәтиҗәдә, күзәнәкләр үлә башлый. Кан тамыры нинди зонада урнашкан, шул зонаның функцияләре туктала. Кешенең күзе күрми яки бер як кулы йөрми башларга мөмкин. Икенче төр инсультны геморрагик дип атыйлар. Ул югары кан басымыннан интегүчеләрдә очрый. Билгеле бер ситуациядә кешенең организмында адреналин дигән гормон бүленеп чыга башлый. Ул кан тамырларын тарайта. Кан көчле дулкын белән йөри башлый да, тамырлар ул канны сыйдыра алмыйча шартлап китә. Шуннан соң баш миенә кан сава. Беренче төр инсультны вакытында белеп алып, тиз арада дәваласаң, кеше элеккеге хәленә кайта ала. Ә менә геморрагик инсульт булганда, авырулар гарип кала.

Федоровка районында узган елда инсульт белән 49 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында эшкә яраклылар яшендәге алты ир һәм биш хатын-кыз. Пенсия яшендәге кешеләр арасында бу чир күпкә ешрак очрый. Шулай итеп, былтыр инсульт билгеләре белән 24 ир һәм 14 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
2017 елның тугыз аенда чирләүчеләр - 27 кеше. Әлегә мөрәҗәгать итүчеләр арасында хатын-кызлар юк.
Эшкә яраклылар яшендәгеләр арасында 16 ир һәм 9 хатын чирләде.
Читайте нас: