+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2017, 11:26

Һәрвакыт хәрәкәттә

Валентина Кузьминаның энергиясе ташып торуына һәм һәрвакыт күтәренке кәефтә булуына көнләшерлек.

Валентина Кузьминаның энергиясе ташып торуына һәм һәрвакыт күтәренке кәефтә булуына көнләшерлек.

Ул күптәннән хаклы ялда. Тик бу аңа сәламәт һәм актив тормыш рәвеше алып барырга комачауламый. Киресенчә, хәзер аның күңеленә хуш килгән эшләре белән шөгыльләнергә вакыты күбрәк. Бу аралашучан һәм шат күңелле ханымны бер генә дә хаклы ялда дип әйтеп булмый. Чөнки шушы көнгәчә Верхний Алыштан авылы балаларына математика укыта. Тагы да челтәрле маркетинг белән шөгыльләнә. Шушы эшен алып барган офисында бүлмә гөлләре өчен урын бүленгән. Аларның кайберләрен ул өеннән алып килгән, ә берничәсен танышларыннан алмашып алган. Ахирәтләре сатуга калдырган декоратив үсемлекләр дә бар монда.

Күпләр Валентина Трофимовнаны шахмат турнирларында даими катнашучы буларак белә. Спортчы ханым шахмат буенча бер генә ярышны да калдырмаска тырыша.

Көндәлек мәшәкатьләр вакытында героинябыз физик сәламәтлегенә дә зур игътибар бүлә. Иртә яздан көзгә кадәр ул велосипедта йөри.

- Мин велосипедка утырганга бишенче ел инде. Элек Федоровкада болай йөрүчеләр сирәк иде. Ә хәзер күпләрне шушы ике тәгәрмәчле транспортта күрергә була, уңайлы ич, - ди ул.

Кышын ул еш кына чаңгыда йөри. Бер сүз белән әйткәндә, һәрвакыт хәрәкәттә. Аның һәр иртәсе тибет гимнастикасыннан башлана. Валентина Трофимовна барысына да күп итеп су эчәргә, өстәвенә краннан түгел, ә ионлаштырылганны һәм күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итә.


Лилия ХӘМИДУЛЛИНА.
Читайте нас: