+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 сентябрь 2018, 12:17

Әбиләр чуагы кабаттан килерме?

Узган ялларда һава торышы җәй көнендәге кебек җылы, хәтта эссе булгач, әбиләр чуагы башланды дип шатланышкан гына идек, көннәр тагын бозылып китте. Әбиләр чуагы кыска булды, дип хафаланырга кирәкми. Октябрь башында Башкортстанга әбиләр чуагы янә әйләнеп кайтырга мөмкин

Республика антициклон йогынтысында калса, һава температурасы күтәрелү көтелә.

Алмашынучан болытлы һава, вакытлыча яңгыр булуы ихтимал. Русия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә көндез термометр баганасы 10 градустан да югары күтәрелмәячәк. Ял көннәрендә ул 10-13 градус тирәсендә тирбәләчәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә температура – 5-6 градус. Ә менә 1 октябрьгә төнлә температура 1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.


Гомумән алганда, быел сентябрь гадәттәгедән 3-4 градуска җылы булган.
Читайте нас: