+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2019, 13:01

Яман шешне булдырмыйм, дисәң

1. Һәр көн яшелчә һәм җиләк-җимеш, яланда үскән шифалы үләннәр кулланырга тырышыгыз. Азыкта аеруча А, С, Е витаминнары һәм клетчатка күп булырга тиеш.

2. Яшелчәләрне кулланыр алдыннан нитратларын бетерү өчен суда тотып, яхшылап юыгыз. Зур һәм матур күренгәннәренә кызыкмагыз, гадәттә, аларда нитратлар күбрәк була. Саклау вакытында бозыла башлаган кәбестә һәм бәрәңге дә үзләрендә аеруча күп нитрат туплый.

3. Күгәрә башлаган һәм гөмбәчекләр барлыкка килгән азыкларны ашамагыз. Иң яхшысы – яңа әзерләнгән һәм парда пешерелгән ризык куллану.

4. Элек-электән яман шеш авыруларын булдырмас өчен сарымсактан файдаланганнарын истән чыгармаска кирәк.

5. Азыкны артык катлауландырмыйча әзерләргә тырышыгыз. Әйтик, суда пешкән бәрәңге, щи, борщ, кесәл, яшелчә һәм кырда үскән үләннәрдән (кычыткан, тузганак, бака яфрагы, нәүрузгөл) әзерләнгән салатлар.

6. Майлы ашамлыкны артык күп ашаудан тыелыгыз.

7. Ит ризыкларын азрак кулланыгыз, чөнки терлекнең күбесендә шеш авырулары күзәтелә.

8. Шешләрнең 35 проценты дөрес тукланмау нәтиҗәсендә барлыкка килә. Колбаса, канцерогенлы азыкларны азрак кулланырга тырышыгыз.

9. Тәмәке тартмагыз. 30 процент шешләрнең сәбәпчесе – нәкъ менә шул тәмәке.

10. Зарарлы производствода эшләгәндә саклагыч кием киегез.

11. Шешләрнең 16 проценты – стресслар, тискәре эмоцияләр нәтиҗәсе.

12. Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмагыз.

13. Иртәнге сәгать 11дән соң кояшта кызынмагыз.

14. Гормональ препаратларны котылгысыз булган чакта гына файдаланыгыз. Кешеләрдәге шешнең 1 проценты сәбәбе – авыртуны баса торган даруларны һәм медицина процедураларын дөрес кулланмауда.

15. Тирә-юнегезне чиста тотыгыз. Экология начарланган саен төрле авырулар һәм авыручылар саны да арта баруын истән чыгармагыз.

16. Түбән дымлылыкта электрланучы синтетик киемнәр кияргә тырышмагыз. Аяк киеме һәм хатын-кызларның бюстгальтеры, эчке киеме кысып торырга тиеш түгел.

17. Кайнар ванна һәм мунча да шеш үсүгә сәбәпче булырга мөмкин.

18. Көчегездән килми торган артык авыр әйберләр күтәрмәгез.

19. Егылу, бәрелүдән, травмалар алудан сак булыгыз. Имгәнүләрдән дә куркыныч шешләр барлыкка килергә мөмкин.

Кызыл таңнан.
Читайте нас: