Үткән атнада балалар арасында грипп һәм ОРВИ белән чирләүләр саны бераз кимеде (13 очракка). Барлыгы 74 очрак теркәлгән иде, шул исәптән балаларда – 35 очрак (47,3%). Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасындагы идарәсенең Күмертау шәһәре, Мәләвез, Күгәрчен, Куергазы, Федоровка районнары буенча территориаль бүлеге шундый мәгълүматлар бирә.