Аңа ак халат килешеп тора.
Хезмәт юлы башланганнан алып, Ольга Николаевна Сергеева район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә хезмәт сала – алар тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында да шалтырату белән авыру янына тиз арада килеп җитә.
Салават медицина училищесының дәвалау бүлеген тәмамлаганнан соң, Федоровка кызы Ольга туган авылына кайта һәм район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә диспетчер булып эшли башлый. Бер елдан шунда ук фельдшер булып күчерелә.
Шуннан бирле сменалап – йокысыз төннәр яисә шундый ук көннәр - авыруга барып кан басымын үлчәү, аның белән, туганнары белән эчкерсез сөйләшү, тынычландыру хәлләрен җиңеләйтә. Җылы сүз – җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр бит. Авыруның хәле җиңеләйгәч, дәваханәгә, табибка мөрәҗәгать итү таләп ителмәсә, икенче чакыруга ашыга. Яки инде авыруны дәваханәгә, дежур табибка алып китә. Ләкин, кызганычка каршы, шундый очраклар да була: инсульт, инфаркт, имгәнүләр булганда – һәр минут кадерле һәм авыруны - реанимациягә, йөрәк-кан тамырлары чире белән Салават яки Күмертау шәһәрләренә алып барырга кирәк.
- Вакыт бик тиз үтә һәм медицина, техник шартлар, технологияләр дә үсешә. Әле алты ел элек кенә инсульт, инфарк кичергән авыруларны кузгатмаска, тулысынча тынычлыкта калдырырга тырыша идек, табиб килеп урында дәвалау билгели иде. Ә хәзер без аларны югары технологияле ярдәм күрсәтү үзәкләренә илтәбез. Бу үзен аклый да, вакытында китерелгән авыруларның тулысынча сәламәтләнгән очраклары күп.
Ул бер вакыйганы хәтерли: Федоровкадан кырык яшьләр тирәсендәге ир эшләп йөргән җиреннән бакчада егыла – инфаркт. Күмертауга барып җиткәнче: ике баламны кемгә калдырам, хатыным ялгызы гына нишләр?- дип сөйләнә. “Беләсезме, өлгердек, дәваланганнан соң УЗИ барысы да яхшы булуын, инфаркттан бер генә эз дә калмавын күрсәтте”.
Ольганы инфаркт, инсульт кебек чирләрнең елдан-ел яшәрүе, еш кына 30 яшьлекләрдә дә булуы борчый. Аз хәрәкәтчәнлдек, тәмәке тарту, дөрес тукланмау нәтиҗәсе дип исәпли ул. “Шул ук вакытта, төрле спорт ярышларында катнашканда, үсмерләрнең, яшьләрнең спорт белән мавыга башлавын күзәтәм. Бу шатлыклы”, - дип тә өстәде.
Үзе зифа буйлы, хәрәкәтчән, даими авыруларга йөрү, төнге кизү торулар белән мобиль тормыш рәвешенә күнеккән, берничә ел элек тормыш иптәше белән үзләре төзеп кергән йортта да эш җитәрлек. Тормыш иптәше Сергей – танылган эшкуар, мебель ясаучы оста, ике ул тәрбияләп үстерәләр.
Изгелекле, позитив көйләнгән, грамоталы белгеч, җитәкчелеге әйтүенчә дә медицина хезмәткәре исемен горурлык белән йөртә. Күңеле дә ак халаты кебек таза, саф.
Ашыгыч ярдәм бүлекчәсенең өлкән фельдшеры О.Н. Сергеева реанимобильләрнең барлык кирәк-ярак белән җиһазландырылуына шат.