+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 апрель 2019, 17:06

Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт алды

22 апрельдә Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт алды. Бу чара Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның йөкләмәсе буенча республикабызның авыл халкы өчен медицина ярдәменең кулайлылыгын арттыру максатында башкарыла.

22 апрельдә Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт алды. Бу чара Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның йөкләмәсе буенча республикабызның авыл халкы өчен медицина ярдәменең кулайлылыгын арттыру максатында башкарыла.Акция барышында авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшерүе үтә, беренчел медицина ярдәме ала ала.Акциядә күчмә сәламәтлек үзәкләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары, күчмә флюорографлар һәм маммографлар, Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиника дәваханәсенең күчмә диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасы модуле катнаша.Шул ук көнне республика буйлап Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Белорет маршрутлары буенча биш автопоезд кузгалды. Алар 10 октябрьгә кадәр эшләячәк.
Читайте нас: