Республика буйлап берьюлы 22 күчмә медицина модуле – Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет маршрутлары буенча юлга чыккан биш автопоезд эшли. Алар арасында Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, күчмә флюорографлар һәм маммографлар, Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиника дәваханәсенең һәм Республика кардиология үзәгенең күчмә диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасы модуле бар.Акция барышында 24 меңнән артык кеше тикшерелде, аларның 370е маммография һәм 7 меңнән артыгы – флюорография үтте.60тан артык социаль-мөһим чир ачыкланды. Алар арасында яман шешнең 10 очрагы, шикәр диабетының 17 очрагы, югары артериаль басымның 23 очрагы, туберкулезның 2 очрагы, кискен миокард инфарктының бер очрагы. Аларның бер өлеше кабаттан тикшерүгә һәм арытабан дәвалауга, бер өлеше – стационар дәвалауга юнәлтелде.Тәүге тапкыр ачыкланган шикәр диабетының иң күп очрагы Нефтекама маршрутында (12 кеше), яман шешнең (6 кеше) – Октябрьский маршрутында, артериаль кан басымы күтәрелүнең (14 кеше) – Стәрлетамак маршрутында. “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе 2019 елның 10 октябренә кадәр дәвам итәчәк.