+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 июнь 2019, 13:02

Искиткеч кеше ул

Без интернеттан, киңкүләм мәгълүмат чараларыннан үзенчәлекле, күркәм холыклы кешеләр турында беләбез. Шул ук вакытта менә шундый кешеләрнең безнең янәшәбездә генә яшәве хакында белмибез дә, уйлап та карамыйбыз.

Без интернеттан, киңкүләм мәгълүмат чараларыннан үзенчәлекле, күркәм холыклы кешеләр турында беләбез. Шул ук вакытта менә шундый кешеләрнең безнең янәшәбездә генә яшәве хакында белмибез дә, уйлап та карамыйбыз.

Төрле яклап талантлы, спорт белән мавыгучы, белемле һәм кызыклы кеше диячәк үзәк район дәваханәсе табибы Анатолий Квасовның тормышы турында аны белүчеләр, аның белән аралашучылар.

Сугыш ветераннары, сугышта катнашучылар Борис Васильевич (районда билгеле юрист) белән Антонина Егоровна Квасовларның улы Анатолий мәктәпне тәмамлаганнан соң табиб һөнәрен сайлый һәм Башкорт дәүләт медицина институтына (хәзер университет) укырга керә, аны 1974 елда педиатрия белгечлеге буенча тәмамлый. Туган районына эшкә кайта, берничә ел район дәваханәсе баш табибы урынбасары вазыйфасын башкара. 1979 елда табибларның яшь гаиләсе Күмертау шәһәренә күчә. Монда Анатолий Борисович участок педиатры була, аннары берничә ел Күмертау шәһәр дәваханәсендә бүлек мөдире, шәһәр дәваханәсе подразделениеләре баш табибы була. 1998 елда гаилә хәлләре буенча янә туган Федоровка авылына кайта. Монда тәҗрибәле табибтан фтизиатр булуын сорыйлар һәм Квасов ризалаша. Әйе, 90нчы елларда илдәге зур үзгәрешләр сәбәпле, туберкулез кебек элек аз таралган авырулар кискенләшә башлый.

Кабаттан туган институтына барып курслар үтә. Анатолий Квасовның медицина өлкәсендә 43 ел эшли, шуның 20 елга якыны - фтизиатр. Шул ук вакытта бу вазыйфаны ул үзебезнең районда гына түгел, ә Стәрлебаш, Миякә район дәваханәләрендә дә башкара, аларда график буенча кабул итүләр үткәрә. табиб-фтизиатр даими рәвештә Уфага квалификациясен күтәрергә бара һәм бу белгечлеге буенча гына да түгел. Квасов медицина өлкәсендә эшләү дәверендә Мәскәү, Ленинград, Киров шәһәрләрендә дә белемен камилләштерә.

Ул - югары категорияле табиб, әлбәттә. Дәваханә җитәкчелеге табиб-фтизиатр Анатолий Квасовны яхшы, белемле, таләпчән һәм җаваплы хезмәткәр буларак бәяли. Бик актив һәм инициатив. Аның тарафыннан туберкулезга каршы кабинет эшенә компьютер технологиясе кертелгән, уникаль программа белән тәэмин итү эшләп табылган, диспансер төркеме һәм социаль контенгентлар һәм хәвеф төркеменең флюорографик тикшерү үтүенә компьютер мониторингы үткәрелә. Ул эшләгән чорда туберкулез буенча эпидемик күрсәткечләр күзгә күренеп стабильләшкән. Ирешкән уңышлары өчен БР Сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасы, “БР Сәламәтлек саклау отличнигы” знагы белән бүләкләнгән, һөнәрилеге һәм кешелек сыйфатлары өчен коллегалары һәм пациентлары арасында ихтирам казана.

Анатолий Квасовның компьютерны да бик яхыш белүе аңлашыладыр, мөгаен, - әйе, ул күптөр ярыш буенча республика чемпионатында җиңүче булды һәм бүгенге көндә Киров шәһәрендә узган Русиянең 9нчы Чемпионатында Башкортстан данын яклый. Әйткәндәй, ул БР Федоровка үзәк район дәваханәсе рәсми сайтын булдыручы һәм аның администраторы да. Яшьли җәмәгать тормышында “кайнашырга” күнеккән кеше. Ул бүгенге көнне дә спорт белән актив шөгыльләнә. Ә ничек матур җырлый: “Квасовның тавышы бәрхеттәй!”- диләр аның җырлаганын ишеткән кешеләр. Ул Башкорт дәүләт медицина университетының легендар “Красные кресты” вокаль-инструменталь ансамбле составында да чыгыш ясавын дәвам итә. Квасов волейбол, шахмат буенча ярышларда район дәваханәсе командалары башында тора, алар призлы урыннар яулый.

Менә шундый шәхеснең заманча медицина, сәламәт тормыш рәвеше турында фикере кызыклы:

“Мин эшли башлаганнан бирле медицинада күп нәрсә үзгәрде. Яңа технологияләр барлыкка килде, хыялда гына булган мөмкинлекләр бар: эштә компьтерлар, мобиль элемтә чаралары, КТ, МРТ, УЗИ, хирург-роботлар, телемедицина файдаланыла һ.б. Ләкин бу гаджетлар медицинадагы үзәк фигура – табиб, шәфкать туташын алмаштыра алмый. Диагностикалауда да, пациентны дәвалауда да клиник фикерләү, бихисап мәгълүматны анализлау, дөрес карар кабул итү кирәк. Медицинада иң мөһиме эшеңне ярату, пациентларга һәм коллегаларыңа карата ихтирам, белемгә омтылу һәм кулыңнан килгәнчә ярдәм итү теләге.

Табиб һөнәре югары бәяләнмәве генә кызганыч – эш хакы түбән. Медицина хезмәткәренең престижы түбәнәя, ә бит аларга зур хезмәт йөкләтелә.

Ләкин, бернигә карамастан, без сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, үз үрнәгебездә сәламәтлеккә юл күрсәтергә тиеш, район һәм Башкортстан Республикасының җәмәгать, спорт тормышында актив катнашабыз”.

БР Федоровка үзәк район дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре командасы волейбол, шахмат, чаңгы буенча район ярышларында катнаша. Ә бу даими физик активлыксыз, тренировкаларсыз мөмкин түгел.

Гөлрәйхан БАКИЕВА.



Читайте нас: