Һәркемгә дә игътибарны юк-барга юнәлтми генә яхшы, тиешле шартларда, бар булмышыңны төп эшеңә юнәлтеп эшләү җиңел һәм күңелле. Димәк, синнән бары тик яхшы белем, эшеңә намуслы караш, даими үсүгә омтылыш, бер сүз белән генә әйткәндә - һөнәрилек таләп ителә.
Покровка авылы мәдәният йорты бинасында урнашкан ФАПта медик хезмәте һәм пациентларны кабул итү өчен яхшы шартлар булдырылган. Бинада ремонт эшләре тәмамланмаган әле. Әмма медицина бүлмәсе тулысынча әзер һәм, чынлап та, монда эшләү үзе бер шатлык. Светлана Наумова, заман таләпләренә ярашлы итеп җиһазландырылган үзенең эш урынын күрсәтте. Без килгән көн салкынча булса да, бинада якты һәм җылы иде. Кышын да җылы булуын әйтте Светлана Викторовна. Монда барысы да сыйфатлы, файдалану өчен уңайлы итеп эшләнгән. Тәрәзәләр пластиктан, идәннәр, ишекләр яңа. Суүткәргеч, канализация үткәрелгән, барысы да яхшы эшли. Тәгаенләнеш буенча бүлмәләр кирәгенчә җиһазландырылган, медикоментлар, документацияләр өчен уңайлы стеллажлар. Суыткычлар, идән һәм балалар үлчәүләре, башка җиһазлар барысы да яңа, заманча. Боларның барысын да меценант Геннадий Казанин якташлары өчен эшләткән, сатып алган.
- Район дәваханәсе ягыннан да вакытында кирәкле ярдәм күрсәтелә, - ди Светлана Викторовна. – Беренче ярдәм күрсәтү өчен без шприцлар, бинтлар, башка материаллар белән тулысынча тәэмин ителгән.
Светлана Викторовна 1992 елда Уфа медицина техникумын тәмамлап, бераз вакыт белгечлеге буенча эшли, аннары эшендә бераз мәҗбүри тәнәфес була. Шуңа күрә, шулай ук Уфада, квалификация күтәрү курслары үтәргә туры килә. Хәзер инде шушы ФАПта авыл фельдшеры белгечлеге буенча хезмәт сала. Светлананың участогында 303 кеше. Монда Покровка авылы гына түгел, ә күрше Ильиновка, Гороховка, Старониколаевка авыллары халкы да керә. Аларга график буенча аена ике тапкыр йөреп чыга, шулай ук пациентлары чакыруы буенча йортларына да була. Тиеш икән, стационар шартларда һәм кирәк булганда табиб билгеләве буенча ярдәм күрсәтә, дәваханәгә озата бара. Халык диспансеризацияне график буенча намуслы үтә, яхшы шартларда пациентларны кабул итүгә участок табиблары да теләп килә. Бер сүз белән генә әйткәндә, барысы да покровкалылар өчен шат һәм аларның мөмкинлекләренә ак көнләшү белән карыйлар.