+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 июль 2019, 11:06

«Сәламәтлек» милли проектын тормышка ашыру кысаларында югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын һәм күләмен арттыру планлаштырыла

Радий Хәбиров республика кардиоүзәгенең хирургия корпусын төзүгә старт бирде

Уфада Республика кардиоүзәгенең көтеп алынган хирургия корпусын төзү башланды. Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бинаның нигезенә капсула салды, шуннан соң нигезгә бетон сала башладылар. Чара башланыр алдыннан республика җитәкчесенә төзелеш эшләре этаплар турында сөйләделәр. “Фирма СУ-10” подряд оешмасы вәкиле Радий Хәбировны быел ук бинаның коробкасы әзер булачагына, анда җылы үткәреләчәгенә, корпусның эчендә эшләр дәвам итәчәгенә ышандырды. Бинаның үзен 2020 елның азагына тапшырырга ниятлиләр. Республика кардиоүзәге баш табибы Ирина Николаеваның сүзләренә караганда, хирургия корпусын төзеп беткәч, әлеге бинаның тәүге өч катын реконструкцияләү башланачак, ул эшләрне 2021 елга кадәр тәмамларга уйлыйлар. Яңа бинага шулай ук поликлиника да күчәчәк. Контракт шартлары буенча хирургия корпусын төзү 2,62 млрд сумга төшәчәк.Ул диагностика үзәге булган заманча комплекс булачак. Анда пациентлар өчен уңайлы булган ике урынлы палаталар булачак. Заманча медицина җиһазлары куелачак, бу республика халкы, нәкъ безнең кардиоүзәктә дәваланырга теләгән күрше төбәк кешеләре өчен операцияләр санын арттырырга мөикинлек бирәчәк. Монда шулай ук спорт мәйданчыгы, яңа заманча конференц-зал, дәваханәнең кечкенә пациентлары өчен уен һәм ял итү зоналары барлыкка киләчәк.-Быел без шулай ук ике зур поликлиника, 25кә якын ФАП тапшырабыз. Туймазыда, Дүртөйледә, Языковода яңа дәваханәләр төзелә. Безнең максат – халкыбыз озаграк яшәсен һәм сәламәт булсын, - ди Радий Хәбиров.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: