+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 июль 2019, 11:22

Башкортстанда “Сәламәтлекне саклау” милли проекты кысаларында 3 ФАП һәм 2 балалар поликлиникасы төзелә

Республиканың 33 медицина учреждениесендә “Сакчыл поликлиника” проектын тормышка ашыру башланды.

Республиканың 33 медицина учреждениесендә “Сакчыл поликлиника” проектын тормышка ашыру башланды. Аның асылы – ресурсларны, процесста барлык катнашучыларның вакытын һәм нервларын саклау. Моның өчен клиентларны кабул итү, табиблар һәм лабораторияләр эшенең логикасы эшләнгән, сәламәт һәм авыру пациентлар төрле коридорларга бүленгән. Килүчеләрне ашыгыч ярдәм кирәк булган авыруларга һәм язылу буенча планлы тәртиптә килгәннәргә, профилактика прививкасы артыннан һәм “белешмә артыннан гына” килгәннәргә бүләләр. Аларны аеру өчен холлда мәгълүмат стендлары, информатлар куелган. Стеналарда һәм махсус күрсәткечләрдә кирәкле бүлекчәләр билгеләнгән. Республика медицина хезмәткәрләре өчен “Росатом” дәүләт корпорациясе “Сакчыл поликлиника” проекты буенча эшләү өчен 7 укыту семинары үткәрде.“Сәламәтлекне саклау” милли проекты кысаларында 306 берәмек медицина җиһазы, 20 күчмә ФАП һәм 7 флюорограф китерелде.Башкортстанның сәламәтлекне саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин “Сәламәтлек сәгате ” форматындагы киңәшмәдә өч фельдшер-акушерлык пункты, Туймазыда һәм Дүртөйледә ике балалар поликлиникасы, Республика онкодиспансеры хирургия корпусына янкорма төзелүен билгеләде. Шулай ук Республика балалар клиник дәваханәсе һәм 18 балалар поликлиникасы һәм бүлекчәсе ремонтланачак.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#регпроектыбашкортостан
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: